Барлык яңалыклар
Иман нуры
9 апрель 2021, 09:30

13 апрельдә Рамазан ае керә

Уразада иң мөһиме нәрсә?

Уразаның төп шартлары: ният, таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелу.
Ашау-эчүне чикләү – җиңел түгел. Ник дисәң, туклану – безнең төп инстинкт. Ул безгә яшәү, тереклек өчен кирәк. Тик кайчакта ашар өчен генә яши башлыйбыз кебек. Кибеттән нинди ризык аласыбызны, бүген нәрсә пешерәсебезне уйлап, тәмледән-тәмлене, төрледән-төрлене эзләп. Шуннан инде ашказаны колына әйләнгәнебезне сизми дә калабыз. Ураза – шул “тәмле” коллыктан котылу, нәфесне тыю, тәнебезне тәрбияләүнең бер юлы.
Уразадагы кешенең бөтен әгъзалары ураза тота: колаклары гайбәт, музыка, бозык сүзләр тыңламый, күзләре ярамаган нәрсәләргә, гаурәткә (чит-ят кешеләрнең шәрә тәне) карамый, теле гөнаһ сүзләр, гайбәт, кирәкмәгән уен-көлке сөйләми, аягы гөнаһлы юлда йөрми, кулы гөнаһлы эшләр кылмый… хәтта борыны да аш-су исеннән ял итә.
Уразаның тагын да югарырак дәрәҗәсе – уй белән бәйле. Уйга йөгән кидерү, аны тыя алу өчен күп көч кирәк. Уйның уразасы – гөнаһлы уйлардан тыелу, гөнаһлы хыялларга бирелмәү.
Дөрес, бу тыюлар рамазан аена, уразалы көннәргә генә карамый. Иманлы мөселман һәрвакыт гөнаһтан тыелырга омтыла. Тик ураза тоту хис-тойгыларны, күңелне нечкәртә; балчыктан бар ителгән тәнебезне җиңеләйтә. Балчыктан-туфрактан чыккан ризыклардан тыелгач, җир белән бәйләнешебез йомшара төшә. Гөнаһлардан тыелу җиңелрәк була. Йөрәгебез исә, җир ләззәтләреннән аерылып, Аллаһы Тәгаләгә төбәлә. Җанның, рухның уразасы – Аллаһка гыйбәдәтне тагын да арттыру ул, газиз җаннарыбызны бердәнбер Аллаһка юнәлтү.
Шуңа күрә дә мөселманнар ураза аенда Коръәнне (оригиналда булмаса, тәфсирен-тәрҗемәсен) укып чыгарга тырыша, мәчетләргә җыелып, тәравих намазларын укыйлар. Ир-ат мөселманнар Уразаның соңгы ун көнендә вакытын мәчеттә үткәрергә тырыша, Коръән, дини китаплар укый, тәүбә кыла, дөнья эшләреннән аерылып тора.
Уразаның төп шартларының берсе – ният (намерение). ният – нинди дә булса гамәлнең мәгънәсе, максаты ул. Ашау-эчүдән я якынлык кылудан без диета тотканда яки башка сәбәп белән дә тыелып торырга мөмкинбез. Уразаның нияте – уразаны Аллаһы Тәгалә өчен тоту, үзебез ләззәт тапкан нәрсәләрдән (ашау-эчү, якынлык кылу) Аның ризалыгы өчен вакытлыча тыелып тору.
Ураза – безгә, Адәм балаларына, Аллаһы Тәгаләдән кушылган гамәл. “Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!” – диелә Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә, 183нче аятьтә.
Уразага ниятне кычкырып әйтү фарыз (мәҗбүри) түгел, ниятнең урыны – йөрәк. Ләкин тел белән һәм гарәпчә әйтү яхшырак (мөстәхәб) була.
Читайте нас: