Барлык яңалыклар
Иман нуры
2 апрель 2021, 10:25

Өегезгә бәрәкәт!

Сөенче! Башкортстанда татар телендә “Бәрәкәт ачкычы” исемле дини журналның беренче саны дөнья күрде.

Төсле, бик күркәм һәм иманлы бу басманың баш мөхәррире һәм оештыручысы – Бөрҗән егете Даян Мәзитов. Ул бер ел элек башкорт телендә “Бәрәкәт” журналын чыгара башлаган. “Ник татар телендә дә ислам дине турында матбугат юк?” дигән мөрәҗәгатьләр күбәйгәч, татар телендә журнал нәшер итәргә карар иткән.
Беренче санның эчтәлеге бик бай. Мәсәлән, “Бер изгелек – мең изгелеккә сәбәп” дигән мәкалә Уфадагы хастаханәләрдә ятучы мөселманнарга күчтәнәчкә хәләл ризык илтүче дин кардәшләребез турында сөйли. Баксаң, шундый хезмәт оешып, авыруларга ярдәм итәләр икән. Хиҗама, ягъни кан суырту ысулы, кара әнис орлыгы, йөгерү белән дәвалану турындагы язмалар да кызыклы. Күренекле шагыйрә Дилә Булгакованың дини шигырьләре, Ризаитдин Фәхретдиннең гаилә әдәбе турында нәсыйхәтләре, бик матур итеп бизәлеп бирелгән Аять Әл-Күрси догасы китерелгән, шулай ук башка кызыклы материаллар урын алган. Алар дин тотучы мөселман кардәшләребез өчен рухи азык, мәгърифәт чыганагы булырдай дәрәҗәдә. Журналның юнәлеше дә “Мәдәни мәгърифәт журналы” дип билгеләнгән.
Беренче сандагы мөрәҗәгатьтә әйтелүенчә, басмада мәдәният, мәгариф, дин, әхлак мәсьәләләренә күп урын биреләчәк. Үрнәк булырдай замандашларыбыз белән әңгәмәләр, публицистик мәкаләләр, тәрбияви җәһәттән әһәмиятле әдәби әсәрләр, дини нәсыйхәтләр, ата-бабаларыбыздан калган рухи мирас өлгеләре, фәһемле фикерләр, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, балаларга рухи тәрбия бирү буенча киңәшләр, гаилә бюджетын тулыландыру ысуллары, көнкүрештә кирәкле яңа һөнәрләр үзләштерү һ.б. турында язмалар һәрдаим басылып торачак.
Журнал Русия каталогына кертелгән, аңа илебезнең бөтен төбәкләрендә язылырга мөмкин. Айга бер тапкыр чыга, ярты елга язылу бәясе – нибары 438 сум.
Читайте нас: