Мөселманнар Бәраәт кичәсенә бик игътибарлы. Кадер кичәсеннән кала иң изге бу кичәдә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның киләчәк бер ел эчендә булачак ризыклары, байлык я ярлылык xәлләре, туачак яисә вафат булачак кешеләр билгеләнә. Бәраәт кичәсе Шәгъбан аеның 14еннән 15енә каршы була. 2021 елда ул 27 марттан 28 мартка каршы төнгә туры килә. 27 мартта кояш баю белән Бәраәт кичәсе башлана.
Бу төндә Коръән дөнья күгенә иңдерелгән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә төшерелә башлаган, Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килеп болай дигән: “Йә, Аллаһның Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр — мөэминнәр белән талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр...”
Гарәп сүзе булган бәраәт “бурычтан һәм җәзадан котылу”, дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсе гөнаһлардан котылу киче дә. “Бәраәт” сүзе бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь мәгъ нәсендә дә килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе дә булып тора.
Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә) аеруча саваплы була.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Шәгъбан аеның 15нче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһы Тәгалә ул кичне: “Тәүбә вә истигъфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләсә, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?” — дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр, диелә.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН әзерләгән материаллардан.