Кешене ачуланырга нәрсә мәҗбүр итә соң? — Аның сәбәпләре төрле һәм бик күп: үзен өстен санау, тәкәбберлек, башкалардан көлү, мәсхәрә итү, һәртөрле тарткалашулар, үзеңә кагылмаган эшкә тыкшыну, шулай ук артык байлыкка, дәрәҗәгә омтылу.
Басынкы кеше дә ачуланырга мөмкин. Чөнки ачу килү сыйфаты кешегә тумыштан ук бирелә. Ул аның табигатенә салынган. Шулай булса да, кеше үзен аннан сакларга тиеш: кайвакыт ачу китерә торган сәбәпләргә якын бармыйча, кайвакыт ачуланмаска тырышып, кайвакыт ачуланса да, бөтен көче белән аны басарга тырышып. Моның өчен түбәндәге киңәшләрне тотарга кирәк:
«Әгузе»не әйтеп мәлгун шайтаннан Аплаһыга сыгынырга, ачуын баса белгән кешегә биреләчәк әҗер-савапларны искә төшерергә, эндәшмәскә, утырырга яки ятып торырга.
Бервакыт Пәйгамбәребез алдында ике кеше тарткалаша башлый, берсенең хәтта ачудан йөзе кызара, шунда Пәйгамбәребез аны күреп әйтә: «Әгәр ул, «Әгуузү билләәһи минәш-шәйтанир-раҗим» (Мәлгун шайтаннан Аллаһыга сыенам) дигән сүзләрне әйтсә, әлбәттә, тынычланыр иде».
Аллаһы Тәгалә «Әгъраф» сүрәсенең 200нче аятендә әйткән:
«Әгәр сине шайтан котыртса, син Аллаһы Тәгаләгә сыен, Ул ишетүче һәм белүчедер».
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Әгәр берәрегез ачуланса, тик торсын».
Әгәр бер кеше ачуы чыкканда үзенең нәфесен басып, ачуын тыеп кала алса, анда сабырлык дигән күркәм холык барлыкка килә. Шул сабырлык ул кешегә гөнаһтан котылырга ярдәм итә.
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:
«Көрәштә һәркемне җиңә торган кеше батыр түгел, ә ачу вакытында үзен-үзе җиңүче кеше — чын батыр».
Пәйгамбәребез янә әйткән:
«Әгәр сезнең берәрегез ачуланган вакытта басып торган булса, утырсын; утыргач та ачуы басылмаса, ятып торсын».
Ачу күп вакытта кешенең үзе өчен үч алырга омтылудан туа, Аллаһ яки Аның дине өчен түгел. Әгәр Аллаһының дине өчен булса, ул вакыттагы ачу бүләккә лаек. Мәсәлән, Аллаһының дине мәсхәрә кылынса, хәрамнар эшләнсә, мөселманнарның хак-хокуклары аяк астына салып тапталса, аларның маллары, җаннары тартып алынса, бу вакытта ачулану гына түгел, бәлки көрәшергә кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм шәригатькә каршы эшләрне күргәндә нык ачулана торган булган, һәм шул нәрсәне төзәтмичә тынычланмаган.
Нинди генә ачу булса да ул шайтаннан санала. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм, гомумән, ачуланмаска кушкан. Мәсәлән, бервакыт аңа бер кеше килеп: «Миңа киңәш бир!» — ди. Пәйгамбәребез аңа: «Ачуланма», — дип киңәш бирә. Теге кеше янә башка төрле киңәш бирүен үтенсә дә, Рәсүлүллаһ аңа: «Ачуланма», — дигән киңәшне бирүен дәвам итә.
Хасса бинт Рашид бине Габдуллаһ әл-Мәзәнинең "Коръән белән шифа табу" китабыннан.