И манара, синең аең бик ерактан ялтырый,
И манара, син ауганда, барча бәндә калтырый.
Манара әйтә: “Авам мин, бүген мине кисәләр,
Олы дога – бәхил бул, дип, кыйбладан җилләр исәләр”.
Манара әйтә: “Кисәләр бит, авам-авам, тотыгыз!
Өмәттләрем, барыгыз да валгасыри укыгыз!”
Манарадагы Ай белән авабыз, дип, дулкынлый,
Һавадагы ай, кояш, йолдызлар – барсы да елый.
Манараның тәрәзәсе бар да җиргә коелди,
Фәрештәләр, канат җәеп, саф-саф булып җыелди.
Борма-борма баскычларны, алып, җиргә куйдылар,
Борма саен фәрештәләр саф-саф булып тордылар.
И манара, сини кискәч, барча кошлар таралди,
И манара, син булмагач, Ислам дини каралди.
“Манараны кисәләр”, – дип, бала-чага тавышлый
И манара, син булмагач, бетте азан тавышы.
И манара, күп заманнар иткән идек синдә азан –
Инде хәзер вакыт җитә, якындыр ахыр заман.
Мәчет әйтә манарага: “Хәзер мине кисәләр,
Җилләр дә төн ягындин ямьсез булып исәләр”.
Мәчет әйтә: “Юк гөнаһым, кисәбез, дип, киләсез –
Кыямәт көнне бу турыда ни җаваплар бирерсез?
Мәчет әйтә: “Ай, мәгърәрем, ай, даһи манараларым!”
Күгәрчен ди: “Син мәчетем, инде кайда гөрләрмен?”
Ничә еллар бу урында ялгыз утыра башым,
Биш вакыт намаз, тәрвах, тәһарәт иде эшем.
Барча халыклар җыелганнар: мәчетләрне сүтәләр,
Төрле яктан фәрештәләрсалават тәкъбир әйтәләр –
Аллаһ әппәр, Аллаһ әппәр һәм дә санә әйтәләр.
И манара, үзеңне бигрәк матур кушканнар,
Әгәр телгә килгән булсаң, куркыр иде дошманнар
И манара, әһәтеңни кемнәр килеп сүттеләр?
Бер эчәрлек хәмер өчен кемнәр башың кистеләр?
И манара, син үзеңни кем кискәнни белдеңме?
Бер Ходайның әмере белән нигә телгә килмәдең?
И манара, син булмагач яңгыр яумый, күкерәп,
Сини кисеп төшергәндә җирләр торды тетрәп.
И манара, иртә торсак, азан тавышы көтәбез –
Азан тавышы ишетмәгәч, бик мәхрүм китәбез.
И манара, син бар идең яммәтләргә билгеле,
Сине кисеп төшергәннәр утта янар мәңгегә.
Мәчет әйтә: “Минем турдан бик ашыгып үтмәгез.
Минем кырдан үткән чакта, дога кылмый китмәгез.
(1988 елда Мәчетле районы Кызылбай авылында Мәхрүбә Гыймазыевадан (1910 елгы) БДУ студентлары язып алган; Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни редакторы К.М. Миңнуллин. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – Б. 182-184.)
И, манара, синең аең ераклардан ялтырый,
Син, манара, ауган чакта бөтен дөнья калтырый.
“Манараны кисәләр”, – дип, бөтен халык җыелды,
Җир йөзенә фирештәләр саф-саф булып тезелде
Манара әйтә: “Кисәләр бит, авам иңде,тотыгыз!
Өметләрем – һәр барчагыз, әй, догалар укыгыз.
Манарада ай да урак: “Авам!” – диеп дулкынлый,
Һаваларда ай да кояш, йолдызлар – бар да елый.
Манараның тирәзәсе бap да җиргә коелды,
Фирештәләр, канат җәеп, саф-саф булып җыелды.
Борма-борма баскычларны алып-алып куйдылар,
Җир йөзеңә фирештәләр саф-саф булып кундылар.
Һавада болыт булмаса, җилләр дә исмәс иде
Ходайдан әмер булмаса, алар да тимәс иде.
Манараны кисү белән авылның яме бетте,
“И Аллаһы рәҗуан”, – дип, манара авып төште.
И манара, син булмагач, авылларда ямь бетте,
Саклап кала алмаганга, манара рәнҗеп китте.
Мәчет әйтә: “Актык сулуым: артык ашыгып сүтмәгез,
Минем кырдан узган чакта дога кылмый үтмәгез.
Манараны да, мәчетне дә сагынасызмы, мөэминнәр?
Азан да юк, намаз да юк, зәгыйфьләнде бит диннәр.
И манара, синең аең каршы иде кыйблага,
Ничә еллар зекер тәсбих әйткән идек Аллага.
И, манара, исемеңне бигрәк матур кушканнар,
Бәлки, телгә килгән булсаң, куркыр иде дошманнар.
И, манара, син үзең дә кем кискәнен белмәдең,
Бер Ходайдан әмер булып ничек телгә килмәдең?
(1977 елда Борай районы Бустанай авылында Шәмсинур Гыйззәтуллинадан (1906 елгы) БДУ студентлары язып алган; Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни редакторы К.М. Миңнуллин. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – Б. 207-208.)
Чын хурлыкта торсаң да син
(1962 елда Ярмәкәй районы Тарказы авылында Харис Садрыевтан (1903 елгы) Риф Мөхәммәтҗанов язып алган; Чыганак: Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар / төзүче, кереш мәкалә һәм аңлатмалар авторы И.К. Фазлетдинов; фәнни редакторы К.М. Миңнуллин. – Казан: ТӘҺСИ, 2021. – Б. 247.)
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ фотосында Бәләбәй шәһәренең Иске мәчете.