Барлык яңалыклар
Иман нуры
10 март 2021, 11:45

Мигъраҗ кичәсе

Бүген, 2021 елның 10 мартында, кояш баткач, Мигъраҗ кичәсе башлана. Мөбарәк бу кичәне мөселманнар ничек үткәрә соң?

– Бу төндә мөселман кешесе Коръән укырга тырыша. Я сый-нигъмәт әзерләп, Коръән табынына туганнарын һәм дусларын чакыра. Шул рәвешле, Аллаһы Тәгалә сүзләренә карата мәхәббәт, хөрмәт белдерә һәм туганлык, дуслык җепләрен ныгыта.
– Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәләмгә салаватлар әйтә.
– Казага калган намазларын, өстәмә намазлар укый.
– Тормыш мәгънәсе турында уйлана, үткәннәренә анализ ясый, киләчәккә максатлар билгели.
– Бу көнне гөнаһлары өчен чын күңелдән үкенеп, тәүбә итә.
– Аллаһ Тәгаләгә зикердә була.
– Үзара үпкә һәм ачуланышулар булса, гафу итә.
– Үзе һәм дин кардәшләре өчен (исемнәрен әйтеп) дога кыла.
– Кадерле һәм якын кешеләре белән күрешә я аларга шылтырата, хәлләрен белешә.
– Ярлы, ятим, авыру һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итә: бүләкләр тапшыра, сәдака бирә.
– Коръән укыганда Мигъраҗ төне белән бәйле аятьләргә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм бу истәлекле вакыйга турында үз тарафдарларына сөйләгән хәдисләргә аерым игътибар бирә.
– Бу көннәрдә кич, төнге һәм иртәнге намазларны мәчеттә җәмагать белән бергә укырга тырыша.
– Бу төн алдыннан һәм аннан соң ураза тота.
Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) Рамазан аеннан соң, нәкъ менә Рәҗәб аенда иң күп ураза тоткан. Бу айда ураза тотучы күп савапларга ирешә. Бу ай – үкенү ае, шуңа күрә күбрәк тәүбә кылу бик күркәм гамәл санала.
***
Шулай ук бу хакта укыгыз: https://tulpar.rbsmi.ru/articles/iman-nury/Migra-kich-se-175881/
Читайте нас: