Барлык яңалыклар
Иман нуры
29 гыйнвар 2021, 11:40

Гөнаһ арты гөнаһ

Менә кемдер гөнаһ кыла бит, аңа бернәрсә дә булмый, авырмый да, бәла-каза да килми, типтереп яши, диләр кайчак. Гөнаһ арты гөнаһ кыла алуның сәбәбе, хикмәте нәрсәдә?

Гөнаһ артыннан гөнаһ кылган, тәүбәгә ашыкмаган кеше гөнаһ кылуны үзенең бер гадәтенә әйләндерә, начар эшләр дә аңа начар булып күренми. Башкаларның аның хакында ни уйлавы, ни сөйләве аның өчен мөһим түгел. Хәтта ул үзе дә гөнаһлары белән халык арасында мактана һәм горурлана башлый.
Бер хәдистән күренүенчә, андыйлар өчен тәүбә ишекләре ябык. Аллаһ рәсүле ﷺ шулай дигән: «Өммәтемнән һәрбер кешегә, гөнаһларын фаш итүчеләрдән башка, тәүбә ишекләре ачык. Кемнәр ул гөнаһларын фаш итүчеләр? Аллаһ [төнлә] гөнаһ кылган бәндәсен каплый (ягъни гөнаһын яшерә). Ләкин таң ату белән ул: “Мин шул-шул нәрсәне кылдым”, – дип, Раббысы каплаган япманы алып ыргыта һәм үз-үзен хурлыкка төшерә» (әл-Бохари һәм Мөслим).
Әгәр дә бәндә гөнаһ кылырга гадәтләнсә, Раббысына итагатьсезлекне өстен куйса, Аллаһ Тәгалә аңа шайтаннар җибәрә, ди. Алар аңа вәсвәсә кылып кына тора, ди.
Әүвәлге мөселманнардан берәүнең шундый сүзләре риваять ителә: «Кешенең гөнаһ кылуы ‒ моннан алда аның тарафтан кылынган гөнаһ өчен җәзаның берсе. Ә кешенең изге эш кылуы ‒ моннан алда аның тарафтан кылынган изге эшенә әҗернең берсе. Әгәр бәндә изге эш кылса, янында торган бүтән изге эш: “Мине дә кыл!” ‒ ди. Әгәр ул бу изге эшне дә кылса, өченчесе дә шулай ди. Һәм аннан да шулай дәвам итә. Шул рәвешле изге эшләр күбәя, әҗер-саваплар арта. Гөнаһлар белән дә шундый ук хәл.
Шулай итеп, гөнаһ кылу үзе үк җәза булып чыга.
Дини чыганаклардан.
Фото: pixabay.
Читайте нас: