Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 гыйнвар 2021, 12:05

Нәрсә ул тәкәбберлек?

Имам Ибн әл-Каййим (Аллаһ аңа рәхимле булсын) шулай дигән: «Бөтен гөнаһлар да өч нәрсәгә нигезләнә. Беренчесе ‒ тәкәбберлек. Нәкъ шул аркада Иблис Аллаһ тарафыннан ләгънәтләнгән. Икенчесе ‒ хәрәмгә омтылу. Нәкъ шул аркада Адәм Оҗмахтан куылган. Өченчесе ‒ көнләшү. Нәкъ шул аркада Адәмнең бер улы үз туганының җанын кыйган. Һәр явызлыктан араларга теләгән кешене Аллаһ шушы өч нәрсәгә якын юллатмый, чөнки көферлекнең ачкычы ‒ тәкәбберлек, итагатьсезлекнеке ‒ хәрәмгә омтылу, хәттин ашу белән золымныкы ‒ көнләшү».

Тәкәбберлек нәрсәдән гыйбарәт?
Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: «Йөрәгендә тузан бөртегендәй тәкәбберлек булган кеше Җәннәткә кермәс», ‒ дигән. Моны ишетеп торган берәү: «Кешенең матур киенәсе килә ләбаса!» ‒ дип гаҗәпләнгән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Дөреслектә, Аллаһ гүзәл, һәм Ул гүзәллекне сөя. Ә тәкәбберлек ‒ ул хакыйкатьне танымау һәм кешеләрне кимсетү», ‒ дип, тәкәбберлекнең нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлаткан (Мөслим).
Хәдистән күренүенчә, тәкәбберлек ике өлештән гыйбарәт.
Беренчесе ‒ хакыйкатьне күрә алмау. Тәкәббер кеше бүтән кеше аша хакыйкатьне кабул итүдән курка. Хакыйкатькә өндәгән кешегә иярсәм, кешеләр мине түгел, аны кадер-хөрмәт итәр, дип хәвефләнә. Күпләр үзләреннән кечерәк булган һәм вазифа җәһәтеннән түбәнрәк торган кеше артыннан иярүне кимчелек дип санай.
Икенчесе ‒ кешеләрне кимсетү, аларга нәфрәт белән карау. Тәкәббер кеше бүтәннәргә өстән карый, бүтәннәрне мыскыл итәргә, кимсетергә, хурларга әзер генә тора; кешеләрне яхшы сүз белән телгә алсам, казанышларын, күркәм сыйфатларын мактасам, үземнең бәям төшеп куяр, дип уйлый.
Тәкәбберлек нәрсәдән килә?
Тәкәббер кеше үзен бүтәннәрдән өстенрәк дип хис итә. Беркемгә дә буйсынмау теләген ул җиңә алмый. Моның сәбәпләре нәрсәдән гыйбарәт?
  1. Беркемгә дә баш бирергә теләмәү.
  2. Бүтәннәргә баш бирергә, буйсынырга теләмәсә, бер хәл. Тәкәббер кешенең бар нәрсәгә кодрәте җиткән Раббыга да итагать итми башлавы ихтимал. Бернәрсәгә дә мохтаҗ түгелмен, дип уйлагач, ахырда ул бөтенләй хәттин аша, башбаштаклык кыла башлый.
    1. Бүтәннәрдән аерылып тору теләген җиңә алмау.
    2. Тәкәббер кеше уйлавынча, бүтәннәр аның өстенлеген танырга, аңа аерым бер кадер-хөрмәт күрсәтергә тиеш. Әгәр кешеләр аның өстенлеген танымаса, тәкәбберлек ярдәмендә аерылып торырга мөмкин, дип уйлый башлый.
      1. Кешенең үз кимчелекләрен яшерергә теләве яки үз гамәлләре белән канәгатьсезлеге.
      2. Берәү дә кимчелекләремне күрмәсен, дип, тәкәббер кеше бүтәннәр алдында үзен әллә кем итеп тота. Әмма шундый кылыгы белән, киресенчә, үзенә игътибар җәлеп итүен, шул аркада үзенең бәясен төшерүен уйлап та бирми. Әгәр ул үзен тыйнак тотса, киң күңелле булса, гыйлеме булмаган нәрсәләрне сөйләүдән телен тыйса, бүтәннәргә дәгъва белдермәсә, үзенең кимчелекләрен дә яшерер иде, кешеләр дә аның җитешсезлекләрен эзләмәс иде.
        1. Бүтәннәрнең үтә нык тыйнаклыгы.
        2. Ниндидер җәмгыять кешеләренең үзләрен чамадан тыш тыйнак тота башлавы, камиллеккә омтылудан туктавы, җаваплылык алудан куркуы кайсыберәүләрнең тәкәбберлегенә китерә. Бүтәннәр шулай кылангач, димәк, өстенлегемне таныйлар, дигән фикергә килә андыйлар. Шайтан вәсвәсәләренә бирелеп, ахырда, алар борынын күккә чөяргә, бүтәннәрне кимсетергә, тәкәбберләнергә тотына.
          1. Өстенлеккә дөрес бәһа бирелмәве.
          2. Берәүләрнең тәкәбберләнүенә кешеләрнең “Чын өстенлек нәрсәдән гыйбарәт?” дигән сорауга дөрес җавапны белмәве дә китерә. Мәсәлән, гөнаһка баткан, ләкин бай һәм ниндидер вазифа биләгән кешегә халык тарафыннан кадер-хөрмәт күрсәтелүе, ә фәкыйрь һәм вазифа биләмәгән, ләкин тәкъвалы кешенең игътибарсыз калуы ихтимал. Нәтиҗә буларак, лаексыз кешеләрнең өскә үрләвен, үзләрен әллә кемгә саный башлавын көт тә тор.
            Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм сәхабәләргә чын өстенлекнең нәрсәдән гыйбарәт булуын аңлаткан. Сәһел ибн Сәгытьтән (Аллаһ аңардан риза булсын) риваять ителүенчә, бер көнне Пәйгамбәр галәйһиссәләм яныннан бер кеше үтеп киткән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Бу кеше турында ни әйтерсез?» ‒ дип сораган. Кешеләр: «Ул затлы нәселдән. Соратып килгән хатынны аңа кияүгә бирүгә һәм берәрсе турында шаһитлыгын кабул итүгә лаеклы кеше ул», ‒ дигән. Пәйгамбәр галәйһиссәләм берни эндәшмәгән. Яныннан тагы бер кеше үтеп киткәч, янә: «Ә монысы турында ни әйтерсез?» ‒ дип сораган. Кешеләр: «Бу мөселман ‒ фәкыйрь. Соратып килгән хатынны аңа кияүгә бирмәүгә, берәрсе турында шаһитлыгын кабул итмәүгә һәм сүзләренә колак салмауга лаеклы кеше ул», ‒ дигән. Моны ишеткән Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Бу фәкыйрь теге затлы кеше белән тутырылган бөтен Җир йөзеннән яхшырак!» ‒ дигән (әл-Бохари).
            1. Раббыга шөкер итмәү.
            2. Аллаһның биргән нигьмәтләренә шөкер итмәү дә тәкәбберлеккә китерә. Тәкәббер кеше үзенең хәлен Аллаһның кайсыбер нигьмәтләреннән мәхрүм кешеләрнең хәле белән чагыштыра. Шөкер итәр урынга ул байлыгы, дәрәҗәсе аркасында һаваланырга, “Аллаһ мине сездән өстенрәк итте” дип мактанырга тотына. Бүтәннәр андый нигьмәтләргә лаек түгел, дип хис итә.
              Чыганак: "Безнең Вакыт" гәзите.
              Фото: Pixabay.
              Читайте нас: