Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 гыйнвар 2021, 12:25

Тиз йөрү файдалы

Тиз-тиз йөргәндә кеше тәненең 346 мускулы хәрәкәт итә.Җәбир ибн Абдуллаһ (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дип сөйләгән: «Мәккәгә поход вакытында кешеләр пәйгамбәр галәйһиссәләмгә атлауда кыенлык кичерүләренә зарлана башлый. Шулчак ул аларны чакыра да, болай дип әйтә: «Сезгә тиз адымнар белән атларга кирәк. Дөреслектә, бу сезгә юлны тизрәк үтәргә ярдәм итәчәк һәм җиңеллеккә сәбәп булачак». Моннан соң мөселманнар тиз адым белән атлауга күчә һәм тәннәрендә җиңеллек тоя башлый».

Җәбир ибн Абдуллаһ (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дип сөйләгән: «Мәккәгә поход вакытында кешеләр пәйгамбәргә ﷺ атлауда кыенлык кичерүләренә зарлана башлый. Шулчак ул ﷺ аларны чакыра да, болай дип әйтә: «Сезгә тиз адымнар белән атларга кирәк. Дөреслектә, бу сезгә юлны тизрәк үтәргә ярдәм итәчәк һәм җиңеллеккә сәбәп булачак». Моннан соң мөселманнар тиз адым белән атлауга күчә һәм тәннәрендә җиңеллек тоя башлый» (Ибн Хөзәймә, Ибн Хиббән, әл-Бәйһәкый, әл-Хәким, Әбү Ягълә, әл-Баззар һәм башка җыентыклардан, дөрес хәдис).
Бу хәдисне, шулай ук, пәйгамбәр ﷺ медицинасына багышланган китапларда имам Ибн әс-Сөнни һәм имам Әбү Нөгайм китерә.
Имам Ибн Хөзәймә бу хәдис хакында: «Арудан һәм хәлсезлектән котылу өчен тиз йөрүнең кирәклеге хакында», – дип әйтә.
Ә имам әл-Бәйһәкый үзенең «Әл-әдәб» исемле китабында бу хәдис китерелгән бүлекне: «Әгәр ару һәм хәлсезлек тойса, кешегә ничек йөрергә кирәк», – дип атый.
Аллаһ рәсүле ﷺ тарафыннан 1400 ел элек әйтеп калдырылган тиз йөрү файдасы хакында медицина, гасырлар үткәч, озак тикшеренүләрдән соң гына хәбәр итеп, аны «спорт йөрүе» (урысча – «спортивная ходьба») дип атый.
Әбү Һөрәйрәнең (Аллаһ аңардан риза булсын) сүзләреннән хәбәр ителүенчә, пәйгамбәр ﷺ: «Сәяхәт итегез һәм сау-сәламәт булырсыз, хәрби походларга йөрегез – бай булырсыз», – дигән (Әхмәтнең җыентыгыннан, дөрес хәдис).
Моннан 150 ел элек яшәгән шәех Әбдел-Кадыйр Ибн Базран әл-Хәнбәли бу хәдискә шундый шәрех бирә: «Сәяхәт вакытында, саф һава сулау сәбәпле, кеше тәненең саулыгы ныгый. Йөргәндә юлчының тәне языла, ә тән хәрәкәте исә тәнгә файда китерә. Аз гына хәрәкәтләнеп, өендә утыручы кешенең саулыгы белән үз эшләре буенча күп йөргән кешенең саулыгы арасында нинди зур аерма бар. Бу хакта табиблар арасында фикер төрлелеге юк» («Шәрех китәб әш-Шиһәб», 1/398).
Тиз йөрүнең файдасы хакында хәзерге фәнни әдәбиятта күп хезмәтләр, тикшеренүләр бар. Аларның аз гына өлешен китереп үтик.
Йөгерүнең файдасы һәм яхшы яклары бәхәсләшергә урын калдырмый. Ләкин бөтен кешеләр дә шәп йөгерә алмый. Ә инде тиз йөрү һәркемнең хәленнән килә диярлек: үсмердән алып өлкән яшьтәге кешегә тиклем. Тәү карашка спорт йөрүе йөгерүдән калышкан сымак күренсә дә, чынында исә алай түгел. Моның сәбәпләре күп. Алар арасында:
– Йөгерү белән чагыштырганда, спорт йөрүе вакытында буыннарга көч 3–4 тапкырга азрак төшә. Шул ук вакытта янбаш һәм аяк мускуллары ныгый, буын һәм сеңерләр ныграк була башлый, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм организмның хәле яхшыра.
– Тиз йөрү вакытында кеше тәненең 346 мускулы хәрәкәт итә.
– Даими һәм тиз йөрү ябыгуга һәм проблемалы целлюлит зоналарын киметүгә булышлык итә. Чөнки тиз йөрү организмдагы барлык процессларны эшләтеп җибәрә. Моның нәтиҗәсендә май тукымасы интенсив рәвештә яна.
– Эчәк эшчәнлеге яхшыра һәм аш сеңдерү активлаша. Безнең табаннарда актив нөктәләр (эчке органнарның проекцияләре) бар. Алар атлаган вакытта хәрәкәткә килә һәм аш сеңдерү органнары эшен активлаштыра.
– Организм токсиннардан һәм шлаклардан интенсив рәвештә арынырга сәләтле. Даими һәм дәвамлы йөрү вакытында бөтен эчке органнар – бавыр, үт куыгы, бәвел куыгы, бөерләр, ашказаны асты бизе кан белән юыла, җылылык алмашы көчәя, кеше тирли һәм тир белән бергә тире аша шлаклар һәм токсиннар чыга.
– Йөрәккә кирәкле күләмдә генә көч төшә.
– Хроник ару синдромы бетә.
– Матдәләр алмашы процесслары активлаша, газ алмашы тизәя.
– Остеопороз барлыкка килү куркынычы кими.
– Инсульт һәм инфаркт куркынычы азая.
– Канда шикәр һәм холестерин күләме кими.
– Артериаль басым тотрыклана.
– Нерв системасы тынычлана.
– Ми активлыгы арта.
Бер сүз белән әйткәндә, тиз йөрүдә файдадан башка бер нәрсә дә юк!
Аллаһы Тәгалә безне сау-сәламәт булу нигъмәтеннән аермасын һәм җаннарыбызны мөселман булган хәлебездә алсын! Әмин.
«Безнең Вакыт!» гәзитеннән.
Читайте нас: