Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 гыйнвар 2021, 14:05

Юлдан язма!

...Төрле юллар белән шайтан кешене һидаяттән, туры юлдан аздырырга, төрле гөнаһлар эшләтеп, Тәмугка кертергә тырышыр. Моның турында Коръәндә әйтелгән: “Ул (Иблис) әйтте: “Раббым! Син мине яздырган өчен мин аларга Җир йөзендәге бөтен нәрсәләрне зиннәтле итеп күрсәтермен һәм барысын да юлдан яздырырмын, Синең ихлас булган колларыңнан башка” (“Әл-Хиҗр” сүрәсе, 15:39-40).

Бөтен көчен салып, Иблис кешене иң тәүдә иманыннан яздырырга тырыша, чөнки кяфер кеше, Иблиснең үзе сымак, беркайчан да (!) Җәннәткә кермәячәк. Шулай ук, имансыз кеше бу дөньяда Иблискә ярдәмче дә булачак. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): “Кем: “Лә илаһә илләЛлаһ” (“Аллаһтан башка табынуга лаеклы бүтән илаһ юк”), – дисә, ул Оҗмахка керер”, – дигән. Ягъни, кем иманлы булса, гөнаһлары булса да, Оҗмахка керер, иншәллаһ, әмма тәүдә, гөнаһлары беткәнче, Тәмугта янар.
Кешене иманыннан яздыра алмаса, ул чакта шайтан аның иманына ширек катнаштырта, ягъни Аллаһтан башка тагы берәр илаһларга табынырга өнди. Мәсәлән, берәр сын эшләтеп яки сурәт төшертеп, шуңа табындыра. Ширек кылучылар, Аллаһтан башка тагы берәр кем йә берәр нәрсә ярдәм итә ала, саклый, дип ышаналар. Коръәндә әйтелүенчә, Аллаһның атасы йә улы бар диючеләр дә, бүтән төрле ширек кылучылар да мәңгелек Җәһәннәм әһеле булачак.
Болай да булдыра алмаса, кешенең иманы нык булса, шайтан аның гамәлләренә Исламда булмаган төрле яңа бидгать гамәлләр кертә. Шайтан өчен бидгать олы гөнаһлар кылуга караганда да күркәмрәк, чөнки бидгать бөтен дингә зыян итә, ә гөнаһлар аерым, аны кылган кешегә генә зыян сала. Бидгать аркасында күп кеше туры юлдан тайпыла. Дингә бидгать кертүче кеше – ул шайтанның иң якын дусы. Шуның өчен безнең бурычыбыз – белмәгәнне дин белгечләреннән сорау, алардан фәтва алу, ә төрле бидгать әһелләреннән, Сөннәт тотмаган кешеләрдән түгел.
Моны да булдыра алмаса, шайтан кешеннән олы гөнаһлар эшләтер. Мәсәлән, гайбәт сөйләү, кеше үтерү, яла ягу, урлашу һәм башкалар. Мондый кеше бу дөньяда да, теге дөньяда да олы бәхетсезлекләргә дучар.
Монысын да булдыра алмаса, адәм баласы Аллаһ газабыннан куркып, мондый гөнаһларны кылмаса, шайтан аны бәләкәй гөнаһлар эшләргә вәсвәсә итә (котырта). Пәйгамбәребез Мөхәммәт (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткән: “Бәләкәй гөнаһлардан сак булыгыз. Дөреслектә, бәләкәй гөнаһларны ялга тукталган кешеләрнең учакка дип чыбык-чабык җыюы белән чагыштырып була. Менә аларның берсе агач кисәге белән килә, икенчесе дә агач кисәге китерә – учак өчен җитәрлек утын җыелып, ашны пешерә башлаганчы. Бәләкәй гөнаһлар да, шулай җыелып килеп, адәмне харап итәләр”.
Әгәр мөэмин-мөселман вак гөнаһлар да кылмаса, Иблис аны мөбәх (рөхсәт ителгән) гамәлләр белән мавыктыра башлый. Мәсәлән, күп йоклата, күп ашата, купшы, кыйммәтле киемнәр кидерә, вакытын бушка уздырта. Шундый бер риваять бар: “Һәр көн Иблис үзенең ярдәмчеләрен, шайтаннарны җыеп: “Кем нинди яманлык эшләде?” – дип сораша икән. Һәр шайтан үзенең кылганын сөйләп бирә: кем ир белән хатынны талаштырган, кем нинди фетнә салган һәм башкасы. Шулар арасыннан берсе: “Мин бер шәкертне күп йоклаттым”, – дигән. Иблис аны кочаклап ала һәм аңа мактау белдерә”.
Әгәр дә болай булдыра алмаса, шайтан мөселманга мөһим булмаган эшләрне мөһим итеп күрсәтеп, чын мөһим эштән игътибарын читкә юнәлтә. Шайтан кеше алдында җитмеш яхшылык ишеген ачарга мөмкин. Һәм кешене алар аша йә берәр явызлык ишегенә китерәчәк, йә җитмеш яхшылыкның барысыннан да өстен торган берәр яхшы гамәлдән аерачак. Төп эшләрне мөһим булмаган эшләрдән галимнәр генә аера белә. Коръәндә кушылган әмерләрне, аннан кала Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең мөселманнарга мисал итеп калдырган эшләрен, аннан Ислам галимнәренең сүзләрен, фәтваларын, аннан кыяс (бер гамәлгә икенче гамәлне охшатып, ярыймы, ярамыймы икәнлеген белү) буенча, аннан истихсән (Шәригатькә каршы килмәгән) буенча көн күрергә, шулай эш итәргә тиешбез.
Шайтан (ләгънәтуЛлаһи галәйһи) Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә якын килә алмаган һәм хәзерге вакытта да Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Сөннәте буенча яшәгән кешеләргә ул зыян сала алмас. Шуның өчен Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшик. Раббыбызны танырга, хак белән батылны (ялганны) аерырга өйрәткән Шәригать гыйлемен өйрәник, чөнки бу безне шайтанның коткысына бирелүдән саклар, Оҗмахка кертә торган юлны белергә ярдәм итәр.
2003нче елгы Башкортча дини календарьдан.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: