Аллаһ Тәгалә иң күркәм исемнәргә һәм иң югары сыйфатларга ия. Аллаһка барлык камиллек сыйфатлары хас һәм шул ук вакытта Ул барлык җитешсезлек сыйфатларыннан пакь. Моның белән Ул барлык мәхлукларыннан аерылып тора, бу сыйфатларга бары тик Ул гына ия.
Без Раббыбызны Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтендә китерелгән сыйфатлары аша беләбез. Раббыбыз Үзен ничек сыйфатлаган һәм Аның Рәсүле ﷺ ничек сыйфатлаган – Аны шулай сыйфатлыйбыз. Аллаһның сыйфатларын, Ул Үзе бу хакта хәбәр иткәнгә ярашлы, тулысынча да, өлешләтә дә кире какмыйча, сүзләрнең мәгънәсен үзгәртмичә, мәхлукларның сыйфатларына охшатмыйча һәм аларныкы белән чагыштырмыйча, «ничек?», «ни рәвешле?» дигән сораулар бирмичә кабул итәбез.
Бу җәһәттән без Аллаһ Тәгаләнең шул сүзләрен кагыйдә итеп алабыз: «Аңа (Аллаһка) охшаш [һичкем] һәм һичнәрсә юк. Ул – Ишетүче, Күрүче» («Шура» сүрәсе, 42:11).
«Иң күркәм исемнәр – Аллаһныкы. Шулар ярдәмендә Аңа ялварыгыз һәм Аның исемнәрен танымаучыларны калдырыгыз. Кылган эшләре өчен алар, һичшиксез, җәзасын алыр» («Киртәләр» сүрәсе, 7:180).
Без шуңа инанабыз: Аллаһ Тәгалә – Беренче (Әл-Әүвәл), Аңа кадәр берни дә булмаган; Ул – Соңгы (Әл-Әхир), Аңардан соң берни дә булмаячак; Ул – Иң Югарысы (Әз-Заһир), Аңардан өстен берни дә юк; Ул – Иң Якыны (Әл-Батыйн), Аңардан якынрак берни дә юк. Моңа Аллаһның шул сүзләре дәлил: «Ул – Беренче һәм Соңгы, Иң Югары һәм Иң Якын. Ул һәрнәрсә хакында белә» («Тимер» сүрәсе, 57:3).
Аллаһ Тәгаләнең Заты да, сыйфатлары да мәхлукларының затларына һәм сыйфатларына охшамаган, чөнки Аңа охшаш һәм тиң булган беркем дә, бернәрсә дә юк. Аллаһ һәм Аның тарафыннан яратылган затлар (мәхлуклар) арасында чагыштыру ясау тыела.
Без Аллаһ Тәгалә тарафыннан хәбәр ителгән нәрсәләрнең барысын да бернәрсәгә охшатмыйча, бернәрсә белән чагыштырмыйча, абстракт төшенчәләргә бирелмичә һәм кире какмыйча кабул итәбез. Аллаһ Тәгаләнең һәрнәрсәне чолгавына, һәрнәрсәне барлыкка китерүенә һәм һәрбер тере җанга ризык биреп торуына инанабыз.