Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 декабрь 2020, 12:10

Ырым-шырымнан саклана күр!

Берәр чирдән котылу я күз тиюдән саклану нияте белән җеп бәйләү һәм аңа тәвәккәлләү – хәрәм эш.

Аллаһы Тәгалә болай дигән: «Әйт: «Аллаһтан тыш табынган нәрсәләрегез турында уйланасызмы сез? Әгәр Аллаһ миңа зарар теләсә, алар бу зарардан коткара алырлармы? Ә Аллаһ миңа рәхимлек теләсә, алар аны тоткарларга мөмкинме?!» Әйт: «Миңа Аллаһ җитә! Тәвәккәлләүчеләр тик аңа гына тәвәккәлли!» (Коръән, «Төркемнәр» сүрәсе, 39:38).
Әгәр берәү, ниндидер йөзек, беләзек, бау, җеп, муенса һәм башка шуның кебек нәрсәләр сихри көчкә ия һәм бәлаләрдән саклый ала, дип ышанса, ул кеше – Аллаһка ширек кылучы мөшрик (урысча – многобожник), һәм аның урыны – мәңгелек җәһәннәм. Чөнки Аллаһ ширекне беркайчан дә гафу итми. Әгәр дә инде, бу йөзек, җеп, я бүтән берәр әйбер – алар бәлаләрне кире кагучы сәбәп кенә, һәм шул сәбәп аша Аллаһ бәлаләрдән саклый, дип ышанса, бу чакта аның гамәле кече ширек булып саналыр.
Бермәл Пәйгамбәребез галәйһиссәләм сары йөзек кигән кешене күреп кала һәм аңардан:
– Бу нәрсә ул? – дип сорый.
– Мин аны көчсезлек килмәсен өчен киям, – дип җаваплый теге.
Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа:
– Хәзер үк сал, чөнки ул көчсезлегеңне арттыра гына. Кулыңдагы бу йөзек белән үлсәң, бервакытта да бәхеткә ирешмәссең! – дип әмер итә (Әхмәд, Ибн Мәҗәс, Ибн Хиббән, Хәким җыентыкларыннан, дөрес хәдис).
Пәйгамбәребезнең галәйһиссәләм: «Хәзер үк сал, чөнки ул көчсезлегеңне арттыра гына», – дигән әмереннән без нинди хөкем чыгарабыз? Димәк, андый нәрсәләрне нәрсәдер өмет итеп кигән кешеләргә аларны тизрәк салып ыргыту фарыз. Һәм, шулай ук, әгәр андый ниять белән йөзек кигән кешеләрне күрсәк, аларга моның хәрәм икәнен әйтергә кирәклегенә дә төшенәбез.
«Кулыңдагы бу йөзек белән үлсәң, бер вакытта да бәхеткә ирешмәссең!» – дигән сүзләрдән нәрсә аңлашыла? Димәк, андый эшләрне эшләүчеләр бик олы гөнаһлы, алар олы ширек кыла. Әгәр дә алар шул хәлдә үлеп китсә, мәңге җәһәннәмдә калачаклар, Аллаһ сакласын.
Искәрмә: Галимнәр тарафыннан тәҗрибә кылынып, дәва бирүе медицина күзлегеннән исбатланган нәрсәләр (мәсәлән, магнитлы беләзекләр) рөхсәт ителә. Андый төр әйберләрнең бүгенге темабызга һичбер кысылышы юк.
Тагы да бер риваять. Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең иң якын сәхабәләренең берсе Хүзәйфә (Аллаһ аңардан риза булсын) бизгәк (урысча – лихорадка) чиреннән котылу өчен кулына җеп бәйләгән бер ирне күреп кала да, шунда ук аның бу җебен тартып өзә һәм соңыннан аңа Аллаһның: «Аларның күбесе Аллаһка иман китергәндә аңа тиңдәш тота!» – дигән сүзләрен (Коръән, «Йосыф» сүрәсе, 12:106) укып ишеттерә.
Димәк, берәр чирдән котылу нияте белән җеп бәйләү һәм аңа тәвәккәлләү – хәрәм эш. Әгәр берәү шулай эшләгән булса, бүтән беркайчан да эшләмәсен, бу гамәленә тизрәк тәүбә кылсын! Әгәр тәүбә кылмыйча үлеп китсә, аны мәңгелек Ут көтә!
Шулай ук, сәхабәнең кылыгыннан күрүебезчә, ширек турында әйтеп искәртеп калырга гына түгел, ә көчең җиткән җирдә аны хәтта үз кулларың белән төзәтергә, юк итәргә кирәк.
Читайте нас: