Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 ноябрь 2020, 12:50

Хәл белергә онытма

Авыру кеше өчен нинди дога укыйлар?

Авыруның хәлен белешү бик саваплы. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйтте: «Иртә белән авырган мөселманның хәлен белергә барган мөселман өчен җитмеш мең фәрештә кичкә кадәр дога кылачаклар, әгәр ул (авыру янына) кич белән барса, җитмеш мең фәрештә аның өчен иртәнгә кадәр дога кылачаклар, ә Җәннәттә аның өчен җимешләр җыелачак». Бүгенге шартларда телефоннан шылтыратып хәл белешү дә яхшы. Авыруның игътибардан күңеле күтәрелеп китәчәк.
Авыру янында я аның өчен укыла торган догалар:
Лә бә‘сә таһүрун иншә‘Аллаһ (Бохари хәдисләр җыентыгыннан). Мәгънәсе: Зарар юк, пакьланерсең, Аллаһ теләсә.
Әс‘әлүллаһәл-гаҙыймә раббәл-гаршил-гаҙыйми ән йәшфийәк (җиде тапкыр әйтелә) (Әбү Дауыд хәдисләр җыентыгыннан). Мәгънәсе: Бөек гарешнең Раббысы булган Бөек Аллаһтан сине шифаландыруын сорыйм.
Кайгы-хәсрәткә юлыкканда, шушы дога укыла:
Иннә лилләһи үә иннә иләйһи раҗигүн, Аллаһүммә‘җүрни фи мүсыйбәти үә әхълиф ли хайран минһә (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Мәгънәсе: Хакыйкатьтә, без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз. Әй Аллаһ! Бу кайгы-хәсрәтемдә мине саваплы ит, һәм миңа аннан да яхшыракны бир.
Читайте нас: