Барлык яңалыклар
Иман нуры
20 ноябрь 2020, 13:30

Файдалы җимеш

Бу җимеш сәламәтлеккә нык файдалы. Коръәндә ул егерме тапкырдан артык телгә алына.

Финик җимешенең шифалы үзлекләре борынгы заманнардан ук билгеле. Күп кенә диетологлар аны баллы-татлы ризыклар урынына кулланырга киңәш итә. ⠀ Бу җимеш Изге Коръәндә егерме тапкырдан артык телгә алына. Пәйгамбәребез ﷺ: "Финик ‒ Оҗмах җимеше. Алар агуланудан ярдәм итә", ‒ дигән (ат-Тирмизи) ⠀ Икенче хәдистә әйтелүенчә, "Финик җимеше булган йортта беркайчан да ач калмаячаклар" (имам Мөслим). Шулай ук: "Финик җимеше булмаган йорт ризык булмаган йортка тиң" (Ибн Мәҗә). Пәйгамбәрнең ﷺ финикны кыяр, карбыз я кавын белән ашавы турында хәбәр ителә.
Финикта, башка җимешләрдән аермалы рәвештә, кеше саулыгы өчен үтә кирәкле аминокислоталар күп.
Аңарда барлыгы 23 аминокислота булып, иң күп өлешен триптофан дигәне тәшкил итә. Бу аминокислота ми эшчәнлеген көйли, психикага яхшы йогынты ясый икән. Финикның тагын да шундый файдалы якларын билгеләп китәргә мөмкин:
‒ Аны элек-электән дәвалау һәм саклану чарасы буларак кулланганнар. Ул тын юлларыннан какырыкны чыгарырга, грипп, ангина белән авырганнарның хәлен җиңеләйтергә сәләтле.
‒ Финикны эч катканда да киңәш итәләр. Моннан тыш, аны ашаганнан соң ашказанның ачылыгы кими, димәк, үзәк көю басыла.
‒ Финик ашау озак чирдән яки авыр операциядән соң файдалы. Көненә 5-7 җимеш аякка басарга ярдәм итәр, ди диета белгечләре.
‒ Калий һәм магнийга бай булуы белән дә дан тота. Бу минераллар йөрәк мускуллары өчен үтә кирәк. Финик ашаган кешеләрнең кан тамырлары сәламәт була, диләр. Димәк, аны тамыр тромбозы, варрикозы кебек чирләрдән саклану өчен кулланырга мөмкин.
‒ Моннан тыш, финик ашаганнарның иммунитеты күтәрелә, йөрәге сәламәт була. Аны балалар да, авырлы хатыннар да шикләнми ашый ала.
Ләкин шикәр чире белән авырганнарга көненә 1-2 җимештән күбрәк ашау рөхсәт ителми. Артык авырлыктан җәфаланганнарга да финикны азлап-азлап һәм чәйгә кушып кына ашарга киңәш ителә. Ә кичкә таба ашау бөтенләй тыела. Шулай ук, тешләре чери башлаган кешеләргә финик ашаган саен авыз куышлыгын чистартып тору мөһим. Бәвел куыгында – таш, ашказанда чи яра булса, бөерләр авыртса, бу җимештән тыелып тору хәерлерәк.
Сәламәт кешегә дә чама хакында онытмаска кирәк, әлбәттә. Көненә 7-10 җимеш ашап торсаң, шул артыгы белән җитә.
Дини чыганаклардан.
Фото: Pixabay.
Читайте нас: