Сәламәтлек безне бу дөньяда бәхетле итсә, ныклы иман безне ахирәттә бәхетле булуга әзерли. Шуңа күрә Пәйгамбәребез галәйһиссәләм әйткән: «Аллаһыдан ныклы иман һәм сәламәтлек сорагыз. Чөнки иман соңында сәламәтлектән өстен нәрсә юктыр».
Бу дөнья тормышында адәм баласын төрле хәлләр көтә, һәм ул үзенең никадәр зәгыйфь һәм Аллаһыга никадәр мохтаҗ икәненә кат-кат инана.
Мондый хәлләргә психик һәм физик төрдәге төрле авырулар, чирләр дә керә. Әлбәттә, һәрбер чирнең килеп чыгуына матди һәм рухи сәбәпләре бар. Иң беренче чиратта алар Аллаһының Үзенә генә билгеле булган хикмәтләр белән, тәкъдиребезгә язылган буенча килеп чыгалар. Алар кешенең иманын, игьтикадын, яки башына килгән бәла-казаларга сабырлыгын, чыдамлыгын сынау өчен бирелергә мөмкин. Шулай ук, алар аны гөнаһлардан пакьләү өчен дә хезмәт итәргә мөмкиннәр. Аллаһ Үзенең колын шул дәрәҗәдә сынарга мөмкин ки, Раббысына юлыкканда аның бернинди дә гөнаһы калмаган булыр. Шулай ук, башына төшкән борчу, мәшәкать, чирләр Аллаһының тәкъдиренә риза булган, сабыр иткән өчен кешенең Раббысы хозурында дәрәҗәсен күтәрү өчен дә бирелергә мөмкиннәр.
Чирләргә дәва эзләү һәм дәвалану риза, канәгать һәм сабыр булуга каршы килми. Чөнки Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм үзе дә дәваланган һәм сәхабәләренә дә: «Дәваланыгыз!» – дип дәваланырга кушкан. Шул җәһәттән күп кенә киңәшләр дә биргән.
Шуңа күрә, мөселман кешесе дәвалана. Шуның белән бергә, ул дәваның бер сәбәп кенә, ә шифаның Аллаһ кулында икәнлеген белә.
Ибраһим галәйһиссәләм бервакыт Аплаһы Тәгаләдән: «Әй Раббым! Авырулар кайдан килә?» – дип сораган. Аллаһы Тәгалә: «Миннән», – дип җавап биргән. Ибраһим галәйһиссәләм: «Шифа кайдан килә?» – дип сораган. Аллаһы Тәгалә: «Миннән», – дип җавап биргән. Ибраһим галәйһиссәләм: «Шулай булгач, табиб кем була соң?» – дип сораган. Аллаһы Тәгалә: «Мин аның кулына дәвалау чараларын биреп куйган кеше», – дип җавап биргән.
Иң яхшы һәм нәтиҗәле дәваларның берсе – Аллаһының шифалы сүзләре – Коръәни Кәримдер. Шәригатьтә Коръәннең төрле психик һәм физик авыруларга карата иң нәтиҗәле дәва булуы расланган. Ләкин монда шул нәрсәгә нык ышану һәм нәтиҗә ясауда ашыкмау таләп ителә. Бу нәрсә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм заманыннан алып хәзерге көнгәчә, чыннан да, тәҗрибә кылып киленә. Бик күпләр чирләренә сихәт, шифа табудан өмет өзгәннән соң Коръәни Кәрим белән төзәләләр.
Аплаһыга мактаулар булсын, Ул Үзенең китабы Коръәндә әйткән:
«Вә нүнәззилү минәл-куръәәни мәә һүә шифәәүв-вә рахмәтүл-лил-мүэминиин».
(Без Коръәндә мөэминнәр эчен шифа һәм рәхмәт булган аятьләр иңдерәбез.) («Исра»: 82.)
Аллаһының илчесе Мөхәммәд гәләйһиссәләм болайдигән:
«Әй, Аллаһ коллары! Дәваланыгыз, чөнки Аллаһ һичбер авыру яратмады, яратты исә аңа шифасын да яратты».
Мәсәлән, Габдуллаһ бине Хүбәйбә сүзләреннән риваять ителгәнчә, Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Иртән һәм кичен «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләрен өчәр мәртәбә укы. Бу сине бөтен явызлыклардан саклар».
Янә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән: «Ошбу сүзләрне иртән һәм кичен өчәр мәртәбә әйткән кешегә һичбер зарар ирешмәс:
«Бисмилләәһилләзии йәдурру мәгасмиһии шәй-үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәи вә һүәс-сәмиигуль-галиим».
(Ул Аплаһ исеме белән ки, Аның исеме белән бергә булганда җирдә һәм күктә бер нәрсә дә зарар итә алмас. Ул ишетүче һәм белүчедер.)
Мәсәлән, ашказаны эшчәнлеге бозылган, нерв системасы какшаган я сөякләр һәм буыннар сызлаган вакытта, уң кулны авырткан урынга куеп, «Бисмилләәһ» дип әйтеп, җиде мәртәбә ошбу доганы укырга кирәк:
«Әгуузү би гыйззәтилләәһи вә кудратиһии мин шәрри мәә әҗидү вә үхәәзиру».
Мөслимнең «Сахих»ында хәбәр ителгәнчә, Госман бине Әбү әл-Гас, Аллаһ аннан разый булсын, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә Исламны кабул иткәннән бирле тәне авыртудан зарланган. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм аңа: «Кулыңны авырткан җиреңә куй да, өч мәртәбә «Бисмилләһ» әйт», – дигән. Аннан соң әлеге доганы укырга кушкан.
Хасса бинт Рашид бине Габдуллаһ әл-Мәзәнинең "Коръән белән шифа табу" китабыннан. Казан, 2007. Сахибзадә Йосыф тәрҗемәсе.
Фоточыганак: http://photogoroda.com/foto-527077-uchalinskaya-sobornaya-mechet.html.