Бәла-каза – ул Аллаһ Тәгаләнең бу дөнья өчен билгеләгән йоласы (Сөннәте). Һәр кешенең язмышына алар күпмедер микъдарьда язылган. Аллаһ Тәгалә әйткән: «Без сезне мотлак ниндидер хәвеф, йә ачлык, йә мал-мөлкәтнең, кешеләрнең һәм җимешләрнең һәлак булуы белән сынаячакбыз – сабыр иткәннәрне сөенчелә» (Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:155).
Янә Ул болай дигән: «Әллә сез элекке буыннарның башына төшкәнне татып карамыйча гына Оҗмахка керергә уйладыгызмы? Алар фәкыйрьлеккә һәм авыруларга дучар булды һәм алар шундый тетрәнүләр кичерде, хәтта рәсүл һәм аның белән бергә иман китергән кешеләр: «Кайчан соң Аллаһ ярдәме?» – диләр иде. Дөреслектә, Аллаһ ярдәме якын!» (Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:214).
Бәла-каза – ул сынау, һәм ул берничә хикмәткә бәйле:
1) Бәла-каза кешенең чын табигатен ачыклый
Бәла-каза кешенең чын табигатен ачыкларга ярдәм итә, алар яхшы кеше белән начар кеше, хак сүз сөйләүче белән ялганчы, иманлы белән монафикъ арасында чик сыза. «Аллаһ иман китергәннәрне, кайчан яманны яхшыдан аерганга тиклем, әлеге сезнең шушы хәлегездә калдырмас», – дигән Раббыбыз Коръәндә («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:179).
Шулай ук, бәла-каза сәбәпле кеше үзенең чын дусын ялган «дус»лардан, чын туганын сүздә генә туган булганнардан аера ала. Халык мәкальләрендә әйтелгәнчә: «Ашаганда дус күп, башка бәла төшсә, берсе юк», «Башыңа бәла төшкәндә туганыңны танырсың», «Дусның дус икәне бәла килгәндә беленер» һәм башкасы.
2) Бәла-каза сәбәпле гөнаһлар ярлыкана
Кайсы вакыт Аллаһ Тәгалә кешене аның гөнаһ-хаталары өчен бу дөньяда ук җәзалый, ягъни җәзаны Хөкем көненә кадәр кичектереп тормый. Ә бит Ахирәттәге җәза бу фани дөнья җәзасына караганда (ул җәза нинди генә булса да) – күпкә куркынычрак һәм авыррак.
Пәйгамбәребез ﷺ шулай дип әйткән: «Әгәр дә Аллаһ Үз бәндәсенә яхшылык теләсә, Ул аңа (гөнаһларына күрә) бу дөньяда ук җәза бирә. Ә әгәр дә Ул Үз бәндәсенә начарлык теләсә, аның гөнаһларын (бу дөньяда) җәзасыз калдырып, соңыннан аны Хөкем көнендә тиешенчә җәзалаячак» (әт-Тирмизи җыентыгыннан, сахих хәдис).
Аллаһ рәсүле ﷺ тагы да болай дигән: «Мөселман белән нәрсә генә булмасын – ару, чирләү, курку, кайгы, мәшәкать, сагыш, хәтта энәгә чәнчелү дә – Аллаһ моның өчен, һичшиксез, аның берәр гөнаһын гафу итәчәк» (әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
3) Бәла-каза мөэминнең дәрәҗәсен күтәрә
Бу пәйгамбәрләр һәм изге бәндәләр (әүлияләр) өлешенә төшкән бәла-каза һәм сынауларга кагыла. Алар бу сынауларны олы сабырлык күрсәтеп үткәрә, һәм шул сәбәпле Аллаһ Тәгалә алдында аларның дәрәҗәләре күтәрелә. Моңа дәлил – киләсе кудси хәдис: «Аллаһ Тәгалә әйткән: «Әгәр иман китергән колымның нык яраткан кешесен Үземә алсам (вафат итсәм), ә ул бу югалтуын, Аллаһ әҗеренә өмет итеп, күндәмлек белән кичерсә, аны мин мотлак Оҗмах белән бүләкләячәкмен» (әл-Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
4) Бәла-каза Аллаһтан искәртү булып тора
Кеше кайсыбер гамәлләрдә игътибарсызлык, җитешсезлекләр җибәрә башласа, Аллаһ аңа искәртү рәвешендә бәла-каза җибәрә. Бу кеше «уянсын», акылына килсен, үзенең гаебен танысын һәм Аллаһ куйган чикләргә кайтсын өчен. Әгәр дә кеше искәртүне кабул итсә һәм төзәлсә, димәк, бу бәла-каза аның өчен файдага булган. Кабул итмәсә, төзәлмәсә, Аллаһка карышуын дәвам итсә, димәк, ул кешене лаеклы җәзасы әле алда көтә.
Аллаһ Тәгалә болай дип әйткән: «Алар буйсынсын дип, Без аларны фәкыйрьлек һәм чиргә дучар иттек. Аларга Безнең җәзабыз төшкәннән соң нигә алар буйсынучы булып китмәде? Аларның йөрәкләре каты булды, ә шайтан аларга эшләгән эшләрен зиннәтләп күрсәтте (ягъни, аларны диннән читкә әйдәүче мәшәкатьләрен яхшы, кирәкле, мөһим итеп алдап күрсәтте)» (Коръән, «Мал-туар» сүрәсе, 6:42-43).
5) Бәла-каза – аңламаганнар өчен җәза
Искәртү килеп тә, аннан файда алмаучылар, гөнаһ кылуларын барыбер дәвам итүчеләр, дингә килми карышучылар өчен бәла-каза – һәлакәтле җәза. «Без аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек», – дигән Аллаһ андыйлар турында (Коръән, «Мал-туар» сүрәсе, 6:6).
6) Аллаһ нигъмәтләре турында искә төшерү
Кайгы күрмәгән куана белмәс, көенеч күрмәгән сөенә белмәс, диләр бу турыда халыкта.
Әйтик, кеше, мәсәлән, үзенең күзләренең нинди зур нигъмәт икәнен оныта, кадерен белми башлый. Һәм менә Аллаһ аның күрү сәләтен вакытлыча алып торды да, Үз мәрхәмәте белән янә кайтарды, ди, шул чакта теге кеше күзләрнең кадерен ныклап аңлый башлаячак.
Үпкәсе ялкынсынган кеше сулыш алуның кадерен тоя белә башлый. Бер сулыш алырлык һаваның да Аллаһтан икәнлеген төшенә.
Әгәр дә кеше белән һәрвакыт яхшылыклар гына булып торса, ул Аллаһ нигъмәтләре турында онытыр иде һәм алар өчен шөкер итмәс иде. Шуңа да Аллаһ кешене, ул нигъмәтләрдән мәхрүм итеп, сыный. Һәм бу, искә төшерү буларак, кеше шөкер итсен өчен эшләнелә.
Ул гына да түгел, бәла-каза башка кешеләр өчен дә сабак, гыйбрәт ролен үти. Мәсәлән, акылдан язган кешене күрүче акылның ни тиклем олы нигъмәт икәнен аңлый башлый. Мал шикелле көн иткән кяферне күреп, мөэмин кеше иманның кадерен тоя. Чирлене күрсә, сәламәтлекнең кадерен белә, ярлыны күрсә – байлыкның кадерен. Белемсезне күрсә, гыйлемнең ни тиклем бөек нигъмәт икәнен төшенә. Тере йөрәкләр шулай тоя... Ә йөрәкләре бозык булганнар исә Аллаһка нигъмәтләр өчен шөкер итмиләр, үзләрен эре, тәкәббер тоталар, масаючаннар. Алар – Аллаһның иң нык яратмаган бәндәләреннән.
7) Бәла-каза бу дөньяга чамасыз бирелүдән аралый
Әгәр дә бу дөньяда бәла-каза булмаса, ул чакта кеше Ахирәт турында бөтенләй онытып, бу фани дөньяны ныграк ярата башлар иде. Акмулла әйтмешли:
Бер каза күрмичә, адәм шашар,
Бәндәнең каза дигән күңелен басар.
Әмма бәхетсезлекләр безгә алай адашып китәргә форсат бирми һәм Оҗмах өчен тир түгәргә мәҗбүр итә (ә бит нәкъ Оҗмах – бөтен бәла-казадан, кайгы-хәсрәттән, мәшәкать-изадан азат урын!).
8) Бәла-каза мөселман шәхесен чыныктыра
Юкка гына Аллаһ Тәгалә Үзенең Пәйгамбәренә ﷺ ятим булып үсәргә тәкъдир итмәгән. Чөнки чамадан тыш иркәләнеп, чамадан тыш яратылып үскән балалар, кагыйдә буларак, иркә, мыжык һәм бозык булып үсә. Ә сынаулар – чыныгу чарасы ул. Сынаулар кешене көчле итә.
9) Игътибарлап карауга кайгы, чынында – яхшылык
Кеше өчен начарлык, авырлык, иза, кайгы, бәла булып күренгән һәрнәрсә дә чынында алай булмаска мөмкин. Әйе, кайсывакыт кеше бәла-казага бер яклы гына карый. Нәтиҗәдә, теге яки бу вакыйганың бүтән мөһимрәк яклары аның игътибарыннан читтә торып кала. Берни тиклем вакыт узгач кына ул: «Чынлап, минем белән булган нәрсәләрдә яхшылыклар да аз булмаган бит», – дип аңлый башлый. Кайсы вакыт исә аның хәтта шундый нәтиҗәгә дә килүе мөмкин: аның белән булган хәл бөтенләй дә бәла түгел, ә, киресенчә, тулысынча яхшылык кына булган икән.
Аллаһ Тәгалә болай дигән: «Бәлки, сез берәр нәрсәдән нәфрәтләнә торгансыздыр, ә ул сезнең өчен хәерле. Һәм, бәлки, сез берәр нәрсәне ярата торгансыздыр, ә ул сезнең өчен начар. Аллаһ белә, ә сез белмисез» (Коръән, «Сыер» сүрәсе, 2:216).
«Йөрәкләрне йомшарту» китабы буенча.