Оялу хисе турында Коръәндә әйтеләме?
Изге китапта оялу хисе турында берничә урында телгә алына:
– талак кылынган хатыннардан мәһәрне кире алудан оялу кирәклеге (Ниса: 21);
– белмәгәнне Аллаһ кушты дип әйтүдән оялу кирәклеге (Әгъраф (Пәрдә): 28);
– Намруд вә кавеменең, дәлилләре булмагач, Ибраһим алдында оялып башларын июләре турында (Пәйгамбәрләр: 65);
– мөшрикләрнең кыз баласы тугач дусларыннан оялып, йөзе каралуы турында (Нәхел (Умарта кортлары: 58);
– корбан итләрен канәгатьле һәм оялып сораучы фәкыйрьгә ашату кирәклеге (Хаҗ: 36);
– кяферләрне кыямәт көнне Раббылары хозурында оялып башларын иячәге (Сәҗдә:12);
– Пәйгамбәрнең ﷺ кунакларына, инде кайтыгыз, дип әйтергә оялуы, әмма Аллаһның хакны әйтергә оялмавы (Әхзаб (Гаскәрләр):53);
– Аллаһу Тәгаләнең чебенне вә үрмәкүчне мисал итүдән оялмавы (Бәкара: 26).
Оялма, дип үгетләүчеләр борын заманда да булган. Бервакытны Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ кардәшен тиргәүче бер кешенең шундый сүзләрен ишетә: «Ник син бу кадәр ояласың? Бу бит сиңа зыян китерә!». Аллаһ илчесе ﷺ болай дип әйтә: «Бәйләнмә аңа! Дөреслектә, оялчанлык – иман билгесе».
Оялчанлык иманның алтмыштан бере санала. Сахих Бохари җыентыгындагы хәдистә: «Иман – алтмыштан артык баскычтан торадыр. Һәм оялчанлык – шул баскычларның берседер», – диелә.
Бу күркәм сыйфат – мисек (ислемай) куллану, тешне сивәк (мисвәк) белән чистартып тору һәм никахка керү белән беррәттән, сөннәтнең зур бер өлеше.
Һәм иң элек Аллаһыдан оялу тиешле. Пәйгамбәребез ﷺ: «Аллаһыдан чын оялу белән оялыгыз», – дигән. Сәхабәләр: «Әй, Аллаһы илчесе, без аннан оялабыз», дигәч, Пәйгамбәребез аларга болай дип җаваплаган: «Гади оялу түгел. Ләкин Аллаһыдан чын оялу белән оялган кеше башын һәм башына керә торган бар нәрсәне сакласын. Эчен һәм эченә керә торган бар нәрсәне сакласын. Үлемне һәм ахирәттә булачак бәлаларне исенә төшерсен. Кем ахирәттә уңышлы булырга теләсә, дөнья зиннәтләрен калдырыр. Кем боларның барысын да эшләсә – Аллаһыдан чын оялу белән оялган булыр». Ягъни хәтта ки кайбер уйларны уйлаудан, кайбер ризыкларны ашаудан, зиннәткә омтылудан оялу кирәклеге искәртелә.
Оялу хисе кешене гөнаһлы, әхлаксыз уйлардан, эшләрдән, пычрак сүзләрдән тыеп, саклап тора. Хайваннар гына, нәрсә теләсәләр, шуны эшлиләр.
Пәйгамбәребезнең ﷺ: «Оялчанлык изгелектән башка берни китерми», – дигәне мәгълүм.
Хәдистә әйтелә: «Аллаһы илчесе ﷺ чаршау артында утыра торган җитлеккән кыздан да оялчанрак иде. Әгәр ул берәр нәрсәне күреп ошатмаса, без (ягъни, сәхабәләр) аның кыяфәтеннән, йөзеннән белә идек».
Оялу хисе фәрештәләргә дә хас икәнлеген түбәндәге хәдис дәлилли. Пәйгамбәребез ﷺ: «Фәрештәләр дә оялган Госманнан мин ничек инде оялмыйм» дип әйткән.
Гайшә анабызның: «Ансарлар хатыннары – нинди зыялы хатыннар иде. Динебез нигезләрен өйрәнүдән оялчанлыклары тыймый иде» дип әйтүе билгеле. Динне өйрәнүдән, белмәгәнеңне сораудан оялу тиеш түгел. Оялган кеше белән тәкәббер кеше беркайчан да гыйлем өйрәнә алмаслар, ди.
Янә дә нинди булса гөнаһны күреп, «оялам, кеше ни әйтер» дип уйлап, гөнаһ эшләүчене туктатмау ялган оялчанлык булыр.
Өлкәннәрнең үз урынын белмәве дә оялчанлыкка керми. Өлкәннәрне хөрмәтләү – югары әдәп-әхлаклылык билгесе, алар исә үзләренә тиеш хөрмәтне кабул итә дә белергә тиешләр.
Килешсез киенү оялчанлыктан түгел. Мөмкин кадәр матур киенеп йөрү хуплана. Әмма биредә чама хисе булырга тиеш, аеруча хатын-кызларда.
Пәйгамбәребезнең ﷺ кызы Фатыйма каты авыруга сабышкач, аның янына хәлен белешергә Әсма бинт Гомәйс килеп керә (Аллаһ аларның икесеннән дә риза булсын). «Бәлки, шушы чирем вафатыма сәбәпче булыр. Гәүдәмне өйдән күтәреп чыгарганда ирләр буй-сыныма игътибар итсә, Аллаһ белән ант итәм, ояты ни тора!» – ди Фатыйма. «Алайса, бәлки, Эфиопиядәге кебек итәрбез?» – ди Әсма. Шуннан мәет салу өчен җайланманы, читләрен көпләп, сандыкка охшатыбрак ясыйлар, төбенә яшь пальма яфраклары салалар, киң япма әзерлиләр. Фатыйма, моны күргәч, бик куана. «Аллаһ синең үзеңне дә мине яшергәнең сымак капландырсын!» – ди ул диндәшенә.