Барлык яңалыклар
Иман нуры
9 октябрь 2020, 13:15

Аллаһ яраткан дүрт кәлимә

Хәдисләрдә әйтелүенчә, шушы дүрт кәлимәне Аллаһ Тәгалә башкаларыннан ныграк ярата...

Зикер Аллаһны истә тоту ул. Зикер итү хакында Коръәндә еш телгә алына:
«И сез, иман китергәннәр! Аллаһны кат-кат зикер итегез (искә алыгыз)! Һәм Аңа иртәле-кичле [мактап] тәсбих әйтегез!» («Берләшкән гаскәрләр» сүрәсе, 33:41–42);
«Мине [зикер итеп] искә алыгыз, һәм Мин дә сезне истә тотармын. Миңа шөкер итегез һәм Миңа көферлек кылмагыз» («Сыер» сүрәсе, 2:152).
Аллаһ рәсүле ﷺ шулай дигән: «Шушы дүрт кәлимәне Аллаһ Тәгалә башкаларыннан ныграк ярата:
“Аллаһ (бар кимчелектән) пакь һәм Аллаһка мактау! Аллаһтан башка илаһ юк һәм Аллаһ бөек! (Сүбхә́нә-Лла́һи вәл-хәмдү ли-Ллә́һи вә лә́ илә́һә иллә-Лла́һү вә-Лла́һү әкбәр”)» (Мөслим).
Моннан тыш, иртәле-кичле, мәчеткә һәм өйгә кергәндә, аңардан чыкканда, ашаган-эчкән чакта һәм бүтән вакытларда Аллаһка зикерләр әйтү, догалар кылу мөһим.
Шулай ук Коръән укып, кеше Аллаһны зикер итә, һәрбер хәреф өчен савап ала һәм Аллаһның сөюенә ирешә.
Пәйгамбәр ﷺ: «Коръәнне өйрәнүче һәм аны бүтәннәргә өйрәтүче ‒ сезнең арадан иң хәерлесе», – дигән (әл-Бохари).
Икенче бер хәдистә риваять ителүенчә, Аллаһ рәсүле ﷺ: «Дөреслектә, Аллаһның Үз бәндәләре арасында әүлияләре бар», – дигән. Кешеләр: «Алар кем ул, я Аллаһ рәсүле?» – дип сораган: Аллаһ рәсүле ﷺ: «Алар ‒ Коръән әһелләре. Нәкъ шулар – Аллаһның әүлияләре», – дип җавап биргән (Ибн Мәҗәһ, Әхмәт һәм әл-Хәким).
Читайте нас: