Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 октябрь 2020, 21:45

Шөкер ит!

Байлык та ‒ сынау! Баймын, дип тәкәбберләнүдән сак бул...

Үзеңдә ниндидер берәр яхшы нәрсәне күргәндә, "Мә шә Аллаһ!" («Бу – Аллаһ
теләгән нәрсә!») дигән сүзләрне куллану урынлы (мәсәлән, хатының ‒ изге күңелле, балаларың ‒ тыңлаучан, йортың ‒ иркен, машинаң ‒ сыйфатлы, хәтерең яхшы булса, ә үзең сау-сәләмәт һәм дини я дөньяви белемнәргә ия булсаң һәм башкасы). Чөнки бу сүзләрне әйткән кеше бөтен бу нигьмәтләр һәркайсысының Аллаһ тарафыннан бирелгәнлеген таный. Бәндә, Раббысының нигьмәтләрен таныса, тәкәбберлектән, мин-минлектән ераклаша, Аллаһның шөкер итүче колына әйләнә.
«Әл-Кәһф» («Мәгарә») сүрәсендә берсе – бай, ләкин тәкәббер, ә икенчесе ярлы, ләкин тәкъвалы булган ике кеше турында гыйбрәтле кыйсса риваять ителә. Байның ике бакчасы була. Бу бакчаларда йөзем агачлары, финик пальмалары, тагы әллә нинди җимешләр үсә. Мондый җитеш тормыш аны тәкәбберләндереп җибәрә, бу нигьмәтләр өчен Аллаһка шөкер итү турында ул уйлап та бирми.
Беркөнне, тәкъвалы иптәше белән гәпләшеп торганда, бай кеше: «Минем байлыгым синекеннән шулкадәр зур, колларым да, туганнарым да күбрәк», ‒ дип мактанып ала. Иптәшенең үгет-нәсыйхәтләренә колак салудан да баш тарта. Тәкъвалы кеше исә аңа: «Ни өчен сиңа, бакчаңа кергәндә: “Мә шә Аллаһ! Лә кууәтә иллә биЛләһ!” – димәскә?» ‒ дигән киңәш бирә («Мәгарә» сүрәсе, 18:39). Бу сүзләргә: «Ни өчен сиңа Аллаһка шөкер итмәскә? Ни өчен сиңа, бакчаларыңа карап, аларның нәкъ Аллаһ тарафыннан бирелгәнлеген исеңә төшермәскә? Ни өчен сиңа үзеңнең Аллаһка мохтаҗлыгыңны танымаска?» ‒ дигән мәгънә салынган.
Аллаһ Тәгалә, җәза җибәреп, бу шөкерсез бәндәнең бакчаларыннан, чәчүлекләреннән чүллек кенә торып кала. Ул соңыннан булса да, үзенең хатасын таный, үкенә.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә шөкер итүгә дә мисал китерә. Ике бакча хуҗасыннан аермалы рәвештә, Сөләйман пәйгамбәр (галәйһис-сәләм) Раббысыннан бирелгән нигьмәтләр аркасында мин-минләнеп китми. Аллаһ Тәгалә аның шундый сүзләрен риваять итә: «Раббымның бу мәрхәмәте мине сынау өчен: шөкер итәрменме, әллә шөкер итмәсменме. Кем шөкер итә, шул үз мәнфәгатендә шөкер итә. Кем шөкер итми, дөреслектә, Раббым бай (бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел) һәм юмарт» («Кырмыскалар» сүрәсе, 27:40).
Читайте нас: