Барлык яңалыклар
Иман нуры
2 октябрь 2020, 11:10

Гөлназ – җиңүче!

"Таян Аллага!" әдәби конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында бер якташыбыз да бар.

Ут күршебез Татарстанда Якупов укулары кысаларында "Таян Аллага!" әдәби конкурсына йомгак ясалды. Бу конкурсны заманында күренекле дин эшлеклесе, якташыбыз Вәлиулла хәзрәт Якупов оештырган иде. Конкурс аның фаҗигале вафатыннан соң да дәвам итә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Русия ислам институты һәм "Идел" журналы белән берлектә уздырыла.
Быел "махсус приз", "поэзия", "проза" һәм "публицистика" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнгән. Аларга, гадәттәгечә, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылган. Шунысы сөенечле – арада бер якташыбыз да бар. Проза әсәрләре буенча беренче һәм бердәнбер урынны Краснокама районыннан Гөлназ Гафарова яулаган.
Гөлназ Фәвәдис кызы Гафарова (Хәйруллина) Краснокама районының Яңа Бөртек авылында дөньяга килгән. 1991 елда Яңа Хаҗи мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укыта башлый, читтән торып, Башкорт дәүләт университетының татар бүлеген тәмамлый. 1999 елдан бирле Куян урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә, район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли, Куян авылының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе әгъзасы. Хикәяләре Башкортстан матбугатында даими басылып тора. “Тулпар“ укучылары быел журналның 3нче санында аның “Исем алыштыру” хикәясе белән таныштылар.
Махсус бүләккә лаек булучы Ландыш Әбударованы да күпләр хәтерлидер әле – ул матбугат өлкәсендәге һәм әдәби эшчәнлеген “Кызыл таң” гәзитендә башлаган иде, бүгенге көндә “Казан утлары” журналында җаваплы сәркатип булып эшли, берничә әдәби китап авторы.
Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга сәламәтлек, иҗат уңышлары, илһамлы табышлар телибез.
Читайте нас: