Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 сентябрь 2020, 12:55

Иң авыр яхшылык

...Кыямәт көнендә, тергезелгәч, бер кеше алдында аның гөнаһлары язылган 99 китап төргәге сүтелер һәм аларның һәрберсе офыкларга кадәр җиткән булыр. Ул, инде харап булдым, дип уйласа, аңа: «Бездә синең бер яхшы гамәлең бар, шуңа да бүген сиңа золым кылынмас», – диярләр...

«Тәүхид» сүзе гарәпчәдән «берләү» дип тәрҗемә ителә, ягъни Аллаһ Тәгаләне табынуда бердәнбер итү, Аны бердәнбер Хуҗа (Раббы) итеп белү, Аның исем-сыйфатларының бары Аңа гына хас икәнен тану.
Тәүхиднең асылы – ул «Лә иләһә иллә-Ллаһ» («Аллаһтан башка илаһ юк») дигән сүзләр. Шуны кабул иткән кеше иман китергән санала, мөселман булып китә.
Әмма тәүхидне тормышка ашыру өчен «Лә иләһә иллә-Ллаһ» дип тел белән генә әйтү җитми. Шушы сүзләр йөрәкләргә үтеп керергә тиеш. «Үзенең Раббысы белән очрашуга өмет иткән кеше изгелекләр эшләсен һәм Раббысы белән беррәттән беркемгә дә табынмасын» диелә Коръәндә («Мәгарә» сүрәсе, 18:110).
Тәүхидкә капма-каршы нәрсә – ширек, ягъни бер Аллаһтан башка бүтән нәрсәләргә (сыннар, потлар, күрәзәчеләр, йолдызлар (йолдызнамәләр) һ. б.) табыну, аларны илаһи көчкә ия дип ышану, алардан ярдәм сорау. Үзен, балаларын, табибларны, хакимлек ияләрен, акча-байлыкны, сәхнәне илаһ урынына күрүчеләр, илаһлаштыручылар да була, әстәгыфируллаһ. Ширек – исламда иң олы гөнаһ. Ширек кылучы кеше «мөшрик» дип атала.
Тәүхид сәбәпле гөнаһлар ярлыкана, аларның начар нәтиҗәләре юк ителә. Имам әт-Тирмизи риваять итүенчә, Әнәс (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дигән: «Мин Аллаһ рәсүленең ﷺ шулай дип әйткәнен ишеттем: «Аллаһы Тәгалә әйтте: «И Адәм баласы! Син Миңа Җир зурлыгы кадәр гөнаһлар белән килеп тә, әгәр Миңа ширек кылмаган булсаң (ягъни тәүхидкә тугры булсаң, Аллаһтан башка бүтән нәрсәләргә табынмасаң), Мин сине Җир зурлыгы кадәр мәгъфирәт (ярлыкау) белән каршы алырмын» (хәсән хәдис).
Тәүхид – Хөкем көнендә Мизанда (Үлчәүдә) иң авыр тарта торган яхшылык. Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгындагы озын хәдистә бәян ителүенчә, Кыямәт көнендә, тергезелгәч, бер кеше алдында аның гөнаһлары язылган 99 китап төргәге сүтелер һәм аларның һәрберсе офыкларга кадәр җиткән булыр. Ул, инде харап булдым, дип уйласа, аңа: «Бездә синең бер яхшы гамәлең бар, шуңа да бүген сиңа золым кылынмас», – диярләр. Һәм бер кәгазь кисәге чыгарачаклар, ә анда «Әшһәдү әл лә иләһә иллә-Ллаһ, үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһ» дип язылган булыр. Һәм аның шушы шәһадәте теге китаплардагы барлык гөнаһлардан да авыррак тарткан булып чыгар.
Читайте нас: