Барлык яңалыклар
Иман нуры
18 сентябрь 2020, 12:35

Ата-ана өчен нинди дога кылырга?

Коръән Кәримдә ата-ана хакы турында күп аятьләрдә телгә алына.

Ата-анага сәдака бирергә ярыймы?
“Аллаһ ризалыгы өчен бирә торган садакалар хакында синнән сорашалар. Син аларга әйт: "Яхшы нәрсәләрегездән ата-аналарыгызга, якын кардәшләрегезгә, ятимнәргә, мескеннәргә һәм мөсафирләргә бирегез”, – дип” (“Бакара (Сыер)” сүрәсе, 2:215).
Ата-анага изгелекле бул!
“Аллаһуның үзенә генә ихлас гыйбадәт кылыгыз, аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз, аннары: ата-анага изгелек итегез һәм якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган күршеләргә һәм кардәш булмаган күршеләргә дә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек итегез. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми!” (“Ниса (Хатыннар)” сүрәсе, 4:36).
Әгәр ата-ана гөнаһка өндәсә?
“Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.
Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен” (“Локман” сүрәсе, 31: 14-15).
Ата-аналарыбыз өчен нинди дога кылырга?
“Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһуга гына гыйбадәт кыйлырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димәгел, вә каһәрләмә кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйләгел!
Вә аларга шәфкать итеп, рәхим канатларыңны җәйгел! Вә әйт: “Ий Раббым, алар мине кечкенә чагымда мәрхәмәт белән үстергәннәре кебек, Син дә аларга дөньяда һәм ахирәттә шәфкать кыйл!” (“Бәни исраил (Ягъкуб балалары)” сүрәсе, 17:23-24).
Ибраһим пәйгамбәр догасы:
“Йә Рабби минем үземне һәм балаларымны намазларны үтәүче кыл, ий Раббыбыз, догаларыбызны кабул кыл!
Ий Раббыбыз, үземне вә ата-анамны һәм барча мөэминнәрне ярлыка, кыямәт көнендә хур итмә!” (“Ибраһим” сүрәсе, 14:40-41).
Нух пәйгамбәр догасы:
“Ий Раббым, мине ярлыкагыл вә мөэмин булган ата-анамны ярлыкагыл һәм минем өемә яки көймәмә мөэмин булып кергән кешене ярлыка һәм дә барча мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны ярлыка! Залим кәферләргә арттырма һичнәрсәне, мәгәр һәлак булуларын гына арттыр!” (“Нух” сүрәсе, 71:28).
Ата-анасына шөкер иткән кеше Аллаһка да шөкерледер
“Без кешегә ата-анасына изгелек итәргә әмер иттек, аны анасы мәшәкать белән корсагында күтәрде вә мәшәкать белән тудырды, дәхи аны корсагыңда күтәрмәк вә тудыргач имезмәк утыз айдыр, хәтта үсеп куәткә ирешсә, кырык яшькә җитсә, әйтер: “Ий Раббым миңа илһам биргел үземә вә ата-анама биргән һидәят вә ислам нигъмәтенә шөкер итмәгем өчен вә Син риза була торган изге гамәлләр кылмагым өчен, ий Раббым, балаларымны да исълах иткел, бар да мөэмин булсыннар, йә Рабби, мин Сиңа кайттым вә мөселманнардан булып һәр әмереңә итагать иттем”(“Әхкаф (Комлык”) сүрәсе, 46:15).
(Ногмани тәфсиреннән.)
Читайте нас: