Барлык яңалыклар
Иман нуры
11 сентябрь 2020, 13:40

Җәһәннәм утыннан саклан!

Коръән Кәримдә Оҗмах бакчалары турында гына түгел, Җәһәннәм уты турында да бик күп тапкырлар әйтелә. Ул кемнәргә вәгъдә ителгән?

Аллаһудан башкага гыйбадәт кылып азган, адашкан; кәфер (Аллаһуга вә Аның рәсүленә иман китермәүче); Аллаһуга вә рәсүленә карышучы; Аллаһ аятьләрен инкяр кылучы; залим (Аллаһуның баласы бар, дип, Аллаһуга ялган сөйләүче, Коръәнне ялганга тотучы); сыннарга гыйбадәт кылучы; мөшрик (Аллаһудан башканы Илаһ тотучы); шайтанга иярүче (сихерче, багучы һ. б.); гыйбадәт итүдән баш тартучы тәкәббер; монафикъ (диндә икейөзле); Коръән белән гамәл кылмаучы; өстенә йөкләтелгән фарыз, ваҗиб эшләрдән тыелучы; ятимнәр малын һәм кеше хакын ашаучы; үзен я дошманлык вә золым юллары белән башка мөселманны үтерүче; ялганчы, күп гөнаһлы имансыз; бозык эшләрне эшләү белән һәм ялган сөйләү белән уйнаучы; мөэмин ирләрне вә мөэминә хатыннарны хаксыз рәнҗетүче, аларны газап кылучы (соңра тәүбә итеп рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмаса) кешеләрне Аллаһ Җәһәннәм юлына күндерер, алар аңда мәңге калырлар, диелә.
Коръәннең "ДУХАН (ТӨТЕН)" [44] сүрәсендә Җәһәннәм болай сурәтләнә:
“43. Хакыйкатьтә җәһәннәмдә үсә торган Зәккум агачының бик ачы җимеше –
  1. явызлыгы күп булган имансызларның ашамлыгыдыр.
  2. Эрегән җиз кеби.
  3. Аны ашаган кешеләрнең эчендә су кайнаган кеби кайнар.
  4. Зүбани этләренә әйтелер: "Тотыгыз ул имансыз явыз кешене һәм җәһәннәмнең уртасына өстерәп илтегез."
  5. Соңра газаб фәрештәләренә әйтелер: "Аның башына бик нык кайнар су коегыз, ґәзаб булсын өчен".“
  6. (Ногмани тәфсиреннән.)
    Читайте нас: