Барлык яңалыклар
Иман нуры
4 сентябрь 2020, 09:30

Җәннәттә ниләр бар?

Ахирәт көне җитеп, үлгән кешеләр терелтелгәч, аларны ни көтә? Җәннәт ияләренә нәрсәләр вәгъдә ителгән? Алар ничә яшьтә булыр? Анда ашау-эчү бармы?

Иманлы кеше Аллаһның барлыгына һәм берлегенә, аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә, Ахирәт көненә һәм үлгәннән соң терелү хак икәнлегенә, тәкъдиргә, ягъни язмышына төшкән яхшылык һәм яманлык Аллаһы Тәгаләдән булуына ышана.
Аллаһ Тәгалә Аллаһ алдына басып Аңа җавап бирүдән курыккан, вә үзен нәфесе теләгән гөнаһлы эшләрдән тыйган, Аллаһудан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып һаман Аллаһ юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне, Аллаһуга баш игәннәрне, Аллаһуга вә расүлгә ышанып итагать иткән мөэминнәрне, Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булучы, Аллаһ ризалыгы өчен генә яхшы нәрсәләрдән садака бирүчеләрне, Исламга вә мохтаҗ мөселманнарга малы вә хезмәте белән ярдәм итүчеләрне, шәригать хөкемнәрен бозудан сакланучыларны, Ислам динендә булганы өчен шөкер итүчеләрне мәңгелек Оҗмах (Җәннәт) бакчалары белән сөенчели.
Коръәндәге 56нчы сүрәнең ("ВАКЫЙГА – (ХӘЛ)") 1-40нчы аятьләрендә җәннәт турында шушылар хәбәр ителә.
Бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим.
  1. Әгәр вакыйга булачак кыямәт хәле вакыйга булса,
  2. ул кыямәтнең вакыйга булуын ялганлаучы була алмас.
  3. Ул кыямәт Дөньяда тәкәбберләнеп динсез яшәгән кешеләрне түбән төшерүче вә Аллаһудан куркып түбәнчелек белән тотып яшәгән хак мөэминнәрне бөек дәрәҗәгә күтәрүчедер.
  4. Әгәр җирне каты хәрәкәтләндерү илә хәрәкәтләндерсә,
  5. вә таулар каты тетелү илә тетелсәләр
  6. алар чәчелгән тузан кеби булырлар.
  7. Вә сез өч төрле сыйныф булырсыз.
  8. Бер сыйныф уң тараф кешеләредер, уң тараф кешеләренең җәннәтләрдә хәлләре ни хуш яхшыдыр.
  9. Вә икенче сыйныф сул тараф кешеләрдер, сул тараф кешеләрнең хәле җәһәннәмдә ни ямандыр.
  10. Дәхи бер сыйныф кешеләре яхшылыкта алга чыгучылардыр, ягъни Коръән белән гамәл кылып яхшылыкта һәрвакыт алда булырлар.
  11. Әнә шул кешеләр Аллаһуга якын вә хөрмәтле
  12. Алар нигъмәт белән тулган җәннәтләрдәдер.
  13. Ул Аллаһуга якын кешеләр әүвәлге кавемнәрдән бер җәмәгатьтер.
  14. Дәхи соңгы кавемнәрдән аз гына бардыр.
  15. Алтын көмеш вә җәүһәр белән тукылган диваннарда.
  16. Бер-берсенә каршы булыр ул диванга таянган хәлләрендә.
  17. Алар тирәсендә хезмәт белән әйләнерләр мәңге яшь булгучы егетләр.
  18. Тоткасыз кәсәләр вә борынлы комганнар һәм агып торган эчемлекләр тутырылган кәсәләр белән.
  19. Ул эчемлекләр эчүдән башлары һич авыртмас һәм исермәсләр.
  20. Вә алар тели торган җимешләр белән.
  21. Вә аларның ашарга теләгәне кош итләре белән килерләр.
  22. Дәхи кара вә зур күзле кызлар белән бергә булырлар.
  23. Ул кызлар тезелгән энҗе дәнәләре кебиләрдер.
  24. Бу нигъмәтләр кылган гамәлләренең җәзасыдыр.
  25. Алар җәннәттә буш сүзләрне вә гөнаһлы сүзләрне ишетмәсләр.
  26. Мәгәр сәлам бирешкән тавышны гына ишетерләр.
  27. Инде уң тараф кешеләре – нинди яхшы уң тараф кешеләренең хәле.
  28. Чәнечкесез сәдер агачлары астында.
  29. Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында.
  30. Вә даимән булучы күләгәдә.
  31. Вә даимән һәр тарафка агып торучы суда.
  32. Вә бик күп җимешләр эчендә.
  33. Ул җимешләр киселмәсләр агачтан (бетмәсләр) вә җимешләре җәннәт кешеләре өчен һич тыелмаслар.
  34. Вә кабартылган йомшак түшәкләрдә булырлар.
  35. Без аларның дөньядагы хатыннарын икенче итеп халык кылдык.
  36. Аларны яшь кызлар кылдык.
  37. Ирләрен сөюче татлы сүзлеләрдер, барчасы да яшьләр, җәннәт кешеләре бар да утыз өч яшьтә булырлар.
  38. Бу зекер ителгән нәрсәләр уң тараф кешеләре өчен хәзерләнде.
  39. Ул уң тараф кешеләре әүвәлге кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьләрдер.
  40. Вә соңгы кавемнәрдән бер төркем җәмәгатьтер.
  41. (Ногмани тәфсире.)
    Читайте нас: