Барлык яңалыклар
Иман нуры
28 август 2020, 18:10

Иртәгә – Гашурә көне

Пәйгамбәрләрнең дога-теләкләре кабул ителгән көн ул. Бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен шатлыклы бер көн булып исәпләнә.

Гашурә көне ай календаре буенча мөхәррәм аеның унынчы көнендә билгеләп үтелә. “Гашурә” сүзе дә гарәп теленнән “ун” дип тәрҗемә ителә. 2020 елда Гашурә көне 29 августка туры килә.
Мөселманнар нәкъ менә Гашурә көнендә күкләр яратылган һәм шул вакытта балчыктан җирдә беренче кеше – Адәм галәйһиссәләм барлыкка килгән дип ышаналар. Бу көнне Ибраһим пәйгамбәр – уттан, Нух пәйгамбәр көймәсе – туфаннан, Муса пәйгамбәр – Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән, Юныс пәйгамбәр балык карыныннан исән-имин котылган, Әюб пәйгамбәр озак һәм каты авырудан савыккан; Ягъкуб пәйгамбәр улы Йосыф белән очрашкан, Йосыф зинданнан чыккан, Сөләйман пәйгамбәр патша булган.
Шулай итеп, Гашурә көне – догалар, теләкләр кабул ителгән көн ул. Бәла-казалардан котылуга сәбәп булганы өчен шатлыклы бер көн булып исәпләнә.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам Мәккә шәһәреннән Мәдинә шәһәренә һиҗрәт кылганнан соң, шушы шәһәрдә яшәгән яһүдләрнең бу көндә ураза тотканнарын күргән һәм алардан моның сәбәбен сораган. Шунда яһүдләр җавап биргәннәр: “Бу көнне Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребез Муса галәйһиссәламне Фиргавеннән һәм аның гаскәреннән коткарган. Шуңа күрә без бу көнне олылап ураза тотабыз”, – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәллам аларга: «Сезгә караганда Муса пәйгамбәр безгә якынрак”,– дигән. Рәсүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам шушы көнне уразада булган.
Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәллам бу көндә тотылган ураза савабы уңаеннан болай дигән: “Аллаһ үткән ел өчен гөнаһларымны ярлыкар, дип өметләнәм” (Мөслим). Имам Әхмәд хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә: «Гашурә көнендә ураза тотыгыз. Бу эшегездә яһүдиләргә ошамаска тырышып, йә бер көн алдан, йә бер көн арттан ураза өстәгез». Ягъни мөселманнар, Гашурә көнендә генә түгел, аңа кадәрге я аннары килгән көннәрдә дә ураза тота.
Гашурә көнендә Мөхәммәд галәйһиссәләм оныгы Хөсәен үтерелгән. Шул вакыттан алып шигыйләр өчен Гашурә көне – хәтер һәм кайгы көне.
Бу көндә мөселманнар күбрәк изгелекләр кылырга ашыгалар: авыруларның хәлләрен беләләр, йортсызларга, юлчыларга, мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтәләр.
Фотода Бакалы районы Иске Маты авылында урнашкан мәчет. Фоточыганак: vk.com/wall-190872105_509.
Читайте нас: