Барлык яңалыклар
Иман нуры
21 август 2020, 11:00

Һәр эшнең әҗере бар

Кем беренче булып сәлам бирә?

Беренче булып сәлам бирү.
Сәләмләшүгә динебездә зур әһәмият бирелә. Мәсәлән, Пәйгамбәрдән ﷺ: «Бер-берсе белән күрешкән ике кешенең кайсысы беренче булып сәлам бирә?» ‒ дип сораганнар. «Аллаһка якынрагы», ‒ дип җавап биргән Пәйгамбәребез ﷺ.
«Әссәләмү галәйкүм» дигән өчен – 10, «вә рахмәтуллаһи» дип өстәгән өчен – 20, «Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ» дип сәлам биргән өчен исә 30 савап языла, ди.
Мәгънәсе: «Сезгә сәлам, Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!»
Күрешкәндә кул бирешү.
Бер-берсе белән кул бирешеп күрешкән ике мөселман хушлашып аерылганга кадәр аларның кече гөнаһлары бер-бер артлы җуела, ди.
Мөселманнарга яхшылык теләү.
«Үзендә күрергә теләгән яхшылыкны диндәге кардәшенә дә тели башламыйча, берегезнең дә иманы камил булмас», ‒ диелә хәдистә.
Тәкъвалы (Аллаһның җәзасыннан куркып, динне төгәл тотып яшәргә тырышкан) кешеләрне ярату, хөрмәт итү, алар белән аралашу.
«Кемне яратасың, ахирәттә шуның белән бергә булачаксың», ‒ дигән Аллаһ рәсүле ﷺ. Бөтен сәхабәләр дә иң ныгы шушы хәдискә куанган. Чөнки Пәйгамбәребезне ﷺ нык яратканнар һәм киләсе тормышта да аның янында булырга теләгәннәр.
Дин кардәшеңне Аллаһ ризалыгы өчен ярату.
Бер-берсен Аллаһ ризалыгы өчен яратучыларга ахирәттә нурдан ясалган мөнбәрлар әзерләп куелачак, аларга хәтта пәйгамбәрләр һәм шәһитләр көнләшеп һәм сокланып багачак, ди.
Мөселманнар өчен дога кылу.
Бер мөселман икенче мөселман ишетмәгәндә аның өчен дога кылса, догасы җавапсыз калмаячак, ди. Кеше берәр дин кардәше өчен Аллаһ Тәгаләгә дога кылса, аңа беркетелгән фәрештә: «Амин, сиңа дә шулай булсын!» ‒ дип әйтә.
Бөтен мөэминнәрне гафу итүен сорап, Аллаһка дога кылу.
Бөтен мөэмин ирләрне һәм мөэминә хатыннарны гафу итүен сорап Аллаһка дога кылган кешегә һәр мөэмин ир һәм һәр мөэминә хатын өчен берәр савап язылачак, диелә.
Юлларны чистарту.
«Юлда комачау булып яткан агачны читкә алып ташлаучы кешенең Оҗмахта шул агач күләгәсендә утырганын күрдем», ‒ дигән Аллаһ рәсүле ﷺ.
Бәхәсләшүне һәм алдашуны калдыру.
Аллаһ рәсүле ﷺ: «Үзе хаклы булса да, бәхәсләшүне калдырган кешегә Җәннәт читеннән йорт вәгъдә итәм. Шаярткан чакта да алдашмаган кешегә Җәннәт уртасыннан йорт вәгъдә итәм», ‒ дигән.
Ачуны тыю.
Ачуын тышка чыгарырга мөмкинлеге булып та аны тыя алган кешене Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә бөтен мәхлуклар алдына чакырып чыгарачак һәм аңа җаны теләгән хур кызын сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк, ди.
Мәрхүмнәрне яхшы яктан гына искә алу.
Үлгәннән соң берәрсе хакында яхшы сөйләсәләр, аның өчен Оҗмах тиешле булыр, начар сөйләсәләр, Тәмуг тиешле булыр, чөнки кешеләр – Аллаһның җирдәге шаһитлары, диелә хәдистә.
Мөселманнарга ярдәм кулы сузу.
Дин кардәшләренә ярдәм итеп яшәгән мөселманның үзенә Аллаһ Тәгалә ярдәм итеп торыр, ди.
Читайте нас: