Барлык яңалыклар
Иман нуры
14 август 2020, 13:40

Алу гына димәгән

Замана кешесе гел алу турында баш вата: яхшырак вузда укырга, күп эш хакы алырга, тәмле ашарга, матур киенергә... Ә җәмгыять файдасынамы, башка кешеләргәме ярдәм итү турында онытыла. Салым түлибез бит, шул җиткән, менә мин тырышам бит, ул да тырышсын, дибез. Ләкин Ислам дине (шулай ук башка диннәр) сәдака, зәкят, бурычка бирүне хуплый, бәндәләрне юмарт булырга өнди.

Җеназа намазында һәм мәет җирләүдә катнашуның фазыйләтләре.
Кешене соңгы юлга озатканда җеназа намазын укып бетергәнгә кадәр калган кешегә бер карат әҗер вәгъдә ителгән, ә җирләгәнгә кадәр калганга – ике карат. Һәрбер карат зур тауга бәрабәр, ди.
Мәчет салу.
Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салучыга, ул мәчет кош оясы чаклы гына булса да, Аллаһ Тәгалә Оҗмахта йорт салачак.
Дөнья малын Аллаһ юлында сарыф итү.
Һәр көн башында, Аллаһ коллары уянган чакта, күктән ике фәрештә төшеп, берсе: «Йә Аллаһ, үзенең малын (Аллаһ юлында) сарыф итүчегә аны кире кайтарып бир!» ‒ дип, ә икенчесе: «Йә Аллаһ, саранның малын һәлак ит!» ‒ дип дога кыла, ди.
Сәдака бирү.
Бер көнне Аллаһ рәсүле ﷺ: «Бер дирһәм йөз мең дирһәмне узып китте», ‒ дигән. Кешеләр: «Йә Аллаһ рәсүле, ничек инде алай?» ‒ дип аптыраган. «Ике дирһәме булган кеше бер дирһәмен сәдака итеп бирә, ә икенчесе, зур-зур байлыкларга ия булса да, шуның йөз мең дирһәмен генә сәдакага тотына», ‒ дип җаваплаган Аллаһ илчесе ﷺ. Шулай итеп, ярты байлыгын – бер дирһәмен генә ‒ сәдака итеп биргән кеше миллионлап акчасы булган кешене уздыра ала!
Агач һәм башка үсемлекләр утырту.
Җимеш бирә торган үсемлек утыртып, аның җимешләре белән кешеләр, кошлар һәм хайваннар тукланса, мөселманга моның өчен сәдака савабы язылып торачак.
Бурычка акча бирү.
Дин кардәшенә ике тапкыр бурычка акча биргән кеше шул акчасын бер тапкыр сәдака итеп биргән кебек әҗер алачак, ди.
Алачакны кичектерү.
Бурычын кайтара алмаган кардәшенә өстәмә вакыт бирүче кешегә һәр көн өчен сәдака савабы язылачак. Бурычлы кардәшенә тагын да вакыт кирәк булып, алачак янә кичектерелсә, һәр көн өчен икеләтә сәдака савабы язылып торачак, ди.
Дин кардәшләреңә бурычны гафу итү, ярдәм итү, аның гөнаһларын яшерү.
Бер хәдистә риваять ителүенчә, бер кеше бүтәннәргә бурычка акча бирергә гадәт иткән һәм үзенең хезмәтчесенә: «Әгәр авыр хәлдә калган кеше бурычны кайтара алмаса, аны бурычыннан азат ит. Бәлки, Аллаһ та безне Уттан азат итәр», ‒ дип әйтер булган. Ахирәткә күчкәч, Аллаһ ул кешене чынлап та Уттан азат иткән, диелә хәдистә.
Мөэминне берәр бәладән аралаган кешене Аллаһ Тәгалә Кыямәт көненең берәр кайгысыннан аралаячак. Авыр хәлдә калган кардәшенең хәлен җиңеләйткән кешенең Аллаһ Тәгалә бу дөньяда да, теге дөньяда да хәлен җиңеләйтәчәк. Кемдер берәр мөселманны капласа (гөнаһын яшерсә), шуны Аллаһ Тәгалә ахирәттә каплаячак (ягъни аның гөнаһларын, начар эшләрен бүтәннәр алдында фаш итмәячәк).
Читайте нас: