Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 июль 2020, 13:55

"Ихлас"та Корбан гаете ничек үтәр?

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН быел бәйрәм гыйбадәтенең ничек оештырылачагы турында сөйләде.

Альфред хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН, Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы:
“Уфаның “Ихлас” мәчетендә Корбан гаете 31 июльдә, иртәнге сәгать 7 дә башланачак. Бәйрәм гыйбадәте хакимият, Роспотребнадзор тарафыннан куелган бөтен шартларны үтәп оештырыла. Хөтбә һәм намаз уку вакыты 20-30 минуттан артмас, дип көтелә. Битлек режимы, социаль дистанция сакланачак, антисептиклар куелачак. Мәхәллә әгъзаларыбыздан намазлыкларын алып килүләрен үтенәбез. Шулай ук 65 яшьтән өлкәннәргә, хроник авырулары булучыларга күмәк гыйбадәттә катнашудан тыелу кирәклеген искәртәбез. Башка еллардан аермалы рәвештә, “Ихлас” мәчете янындагы мәйданда пылау тарату булмаячак.
Быел “Ихлас” мәчете мәхәлләсе Уфада корбан чалу өчен билгеләнгән мәйданчыкларда катнашмый. Эпидимиологик вәзгыятьне исәпкә алып, без корбанлык малларны чалуны Борай районында үткәрергә карар иттек. Анда бөтен шартын китереп, дини кануннарны үтәп чалынган малларның итләре 31 июль һәм 1 август көнне Уфага алып килеп таратылачак.
Әле заявкалар кабул итү бара. Йөз башлап сарык малы чалыныр дип әзерләнәбез. Башка еллардан әллә ни аерма сизелми: корбан чалучылар саны елдагыча. Кемдер бер баш чалса, икешәр, сигезәр баш сарык малы корбан итүчеләр дә бар. Сарыкларның уртача бәясе 7 мең сумнан 8,5 мең сумга кадәр.
Аллаһы Тәгалә Ватаныбызга иминлек, халкыбызга иманлы, бәхетле, сәламәт тормыш насыйп итсен. Корбаннарыбызны Аллаһы Тәгалә кабул әйләсен!”
Читайте нас: