Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 июль 2020, 13:00

Быел Корбан гаете ничек уза?

Уфа шәһәренең 1нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт ӘХМӘРОВтан быелгы пандемия шартларында Корбан гаете ничек үтәчәген белештек.

Мөселманнар һәр ел саен ике зур бәйрәмне билгели. Берсе Ураза гаете булса, икенчесе – Корбан бәйрәме. Корбан гаете Зөлхиҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп үтелә.
Быел бу дата 31 июльгә туры килә һәм гает намазлары, эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, аерым форматта узачак. Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән санитар нормалар, социаль дистанция һәм битлек режимы сакланачак.
Корбан чалу йоласы башкалада һәм районнарда махсус җиһазландырылган мәйданчыкларда үтә, аларда да саклану чаралары күреләчәк.
Соңгы берничә елдагыча, Уфада корбан малларын чалу өчен махсус урыннан билгеләнде. Аларның берсе Уфа янындагы Зинино поселогының “Кәрван” сәүдә үзәге алдындагы мәйданда (Төзелеш урамы, 1 г санлы йорт) булса, икенчесе Черниковка бистәсендә, Төньяк автовокзалы (Кемерово урамы, 82 санлы йорт) мәйданында.
Уфа шәһәренең 1нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Әхмәт хәзрәт ӘХМӘРОВ:
“Тукай урамында урнашкан 1нче Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазы һәм хөтбәсе 31 июльдә иртәнге сәгать 9 да башланып, 9.30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Быелгы санитар-эпидемиологик шартларга ярашлы, Корбан бәйрәмен үткәрүдә үзенчәлекләр бар. Беренче һәм икенче катларда 100әр кеше, ягъни җәмгысе 200 кеше намаз укый алачак. Гает намазын мәчет ихатасында укучыларның да арасында ким дигәндә метр ярым ара калырга тиеш була.
Мөселманнардан битлек һәм намазлыкларын алып килүләрен үтенәбез. Мәчет капкасы һәм ишеге төбендә икешәр кеше дежур торачак”.
Читайте нас в