Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 июль 2020, 12:00

31 июль – Корбан гаете.

Корбан чалганда нинди дога укырга?

22 июльдән Зөлхиҗә ае башланды. Бу – хәрәм, ягъни тыелган дүрт айның иң хөрмәтлесе. Бу – хаҗ кылу ае. Хаҗ гамәленең төп фарызы Корбан Гаете көнне – Зөлхиҗә аеның 10 нчы көнендә башкарыла. Хәдис-шәрифтә: "Аллаһ каршындагы иң яхшы гамәлләр, Зөлхиҗә аеның алдагы 10 көнендә кылынганы...", – диелә.
Быел Корбан гаете 31 июльгә туры килә. Гает кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч башлана һәм өч көн буе дәвам итә. Гает намазыннан соң мөселманнар Аллаһ ризалыгы өчен Корбан чала, каберләрне зиярәт кыла, туганнарның хәлен белә. Корбан итенең өч өлешкә бүленә. Бер өлеше – үз гаиләңә, бер өлеше туганнарга, күршеләргә, бер өлеше мохтаҗларга өләшенә.
Корбан чалучы хайванны аяклары белән кыйблага каратып, сул ягына яткыра, чалу алдыннан шушы сүзләрне әйтә:
«Бисмилләһи, вә Аллааһу әкбәр, Аллаһуммә һәзә минкә вә иләйкә, Аллаһуммә тәкаббәл миннии» (Аллаһның исеме белән, Аллаһ иң бөек, Йә Аллаһ! Бу (корбан) Синнән иде һәм ул Синең өчен, Йә Аллаһ! Аны миннән кабул ит).
Корбанны бөтен гаилә әгъзалары исеменнән чалганда болай диләр:
«Бисмилләһи, вә Аллааһу әкбәр, Аллаһуммә һәзә ганнии вә ган әәли бәйтии» («Аллаһның исеме белән, Аллаһ иң бөек, Йә Аллаһ! Бу (корбан) миннән һәм минем гаиләмнән).
Болай дип тә әйтергә мөмкин: «Бисмилләһ! Аллаһү әкбәр! Иннә һәзә минкә вә ләкә фәтәкаббәл минни!» («Аллаһ бөек! И Аллаһ, бу Синнән һәм Сиңа, миннән кабул ит!»).
Әгәр дә корбан бүтән кеше исеменнән чалынса, чалган кеше: «Фәлән кеше исеменнән», ‒ дип әйтә. Үзе һәм бүтәннәр исеменнән корбан китерергә теләгән кеше тәүдә ‒ үзенең, шуннан бүтәннәрнең исемен әйтергә тиеш.
Читайте нас: