Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 июль 2020, 12:40

Ата-ана хакы

Абдуллаһ ибн Гомәр (Аллаһ аннан риза булсын) сөйли: “Беркөнне Аллаһ илчесенә (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) бер кеше шундый сорау белән килгән: “Йә рәсүлүллаһ! Нинди гөнаһлар иң олысы?” “Аллаһка тиңдәш тоту”, – дип җавап бирде Аллаһ илчесе. “Аннан соң?” – дип сорады теге кеше. “Әти-әнине тыңламау”. “Ә аннан соң?” “Ялган ант бирү” – дип җавап бирде Аллаһ илчесе (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм).

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Раббың сезгә Аннан башка һичкемгә гыйбадәт кылмаска һәм әти-әниләргә изгелек күрсәтергә боерды. Әгәр синең каршыңда әти-әниләреңнең берәрсе яки икесе дә картайса, аларга “Уф!” – дип тә әйтмә, аларга кычкырма. Аларга матур сүзләр белән эндәш. Алар алдында мәрхәмәт белән түбәнчелек канатын җәй һәм: “Раббым! Алар кечкенә чагымда мине ничек тәрбияләгәннәре кебек, син аларга рәхмәт кыл!” – дип дога кыл” (“Төндә күчерү” сүрәсе, 17:23-24).
Тагы да: “Без кешеләргә әти-әнигә изгелекле булуларын васыять иттек. Әгәр алар син танымаган, белмәгән башка бернәрсәне Миңа тиңдәш итеп тотарга кушсалар, аларга итагать итмә. Сез барыгыз да Минең янга кайтарылачаксыз. Шул чакта Мин сез кылганнар турында хәбәр итәрмен” (“Үрмәкүч” сүрәсе, 29:8).
Аллаһ рәсүле (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) җиде үлемечле гөнаһны санаган вакытта әти-әнине тыңламауны да телгә алып үткән (Бохари хәдисләр җыентыгыннан).
Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) тагы да болай дигән: “Аллаһның рәхмәте әтиеңнең рәхмәтендә булыр, ә Аның ачуы – әтиеңнең ачуында” (Тирмизи, Хәким хәдис җыентыкларыннан).
“Синең әтиеңә булган яхшы мөгамәләң оҗмахка иң яхшы ишектән керүгә сәбәп булыр. Бүгеннән башлап син сайлыйсың: әтиеңнең хокукларын үтәргә тырышып, оҗмах ишеге аша үтүме, әллә аның хокукларын бозып, оҗмахка барган юлны югалтумы” (Әхмәт, Тирмизи, Ибн Мәҗә хәдис китапларыннан).
Беркөнне Аллаһ рәсүленә (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) сәхабәләрнең бересе килеп, үзенең җиһад сугышында катнаша алу-алмавын сораган. Аллаһ рәсүле (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм): “Әти-әниең исәнме?” – дигән. “Әйе”, – дип җавап биргән теге сәхабә. Аллаһ рәсүле (салаллаһү галәйһи вә сәлләм): “Аларны карау синең җиһадың булсын да инде”, – дип җавап биргән (Бохари, Мөслим, Тирмизи хәдис җыентыкларыннан).
Аллаһ рәсүленең (саллаллаһү галәйһи вә сәлләм) тагы да болай дип әйтүен җиткерәләр: “Оҗмахка түбәндәгеләр кермәячәк: әти-әнисен хөрмәт итмәгән кеше, күрсәтелгән шәфкатьлелекне азсынган кеше, эчкече һәм сихерчелеккә ышанучы” (Нәсаи, Әхмәт җыентыкларыннан).
Кагъб әйтә: “Аллаһ белән ант итәм! Әгәр кеше әти-әнисенә каршы барса, Аллаһы Тәгалә аны юк итәргә һәм җәзаларга ашыга. Ә әти-әнисе белән яхшы мөгамаләдә булган кешенең Аллаһы Тәгалә гомерен озынайта һәм изге эшләрен арттыра”.
Читайте нас: