Аллаһ кешеләрне уен-көлке өчен барлыкка китермәгән: “Без күкне, Җирне һәм алар арасындагы бар нәрсәне кызык күреп бар кылмадык” (Коръән, 21:16). “Без сезне бушка гына бар кылганбыз һәм сез Безгә кире кайтарылмассыз дип уйладыгызмыни?” (23:115).
Ул безне кемгәдер яки нәрсәгәдер мохтаҗ булганы өчен дә барлыкка китермәгән: “Мин алардан бернинди дә ризык теләмим” (51:57). “Аллаһ галәмнәргә мохтаҗ түгел” (3:97).
Аллаһ безне Аның гүзәл исемнәре һәм сыйфатлары аша без аны танып белсен өчен һәм, Аның әмерләрен үтәп, тыйганнарыннан тыелып, тиңдәшләр тотмый Аңа гыйбадәт кылсын өчен барлыкка китергән: “Мин җеннәрне һәм кешеләрне алар фәкать Миңа гыйбадәт кылсын өчен генә бар кылдым” (51:56).
Мөэмин кеше бөтен нәрсәнең Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлыкка китерелүендә хикмәт барлыгын раслый, хәтта чикле акылы аркасында моны аңлап җитә алмаса да. Аллаһы Тәгалә андый кешеләрне шулай дип тасвирлый: “Дөреслектә, күкләрнең һәм Җирнең яралтылуында, төн белән көннең алмашынуында сәламәт акыл ияләре өчен аятьләр (дәлилләр) бар. Алар Аллаһны аяк өсте торып та, утырып та, кырын ятып та зикер итә һәм күкләр белән Җирнең яралтылуы хакында фикер йөртә (һәм шулай ди): “Раббыбыз! Син боларны бушка бар кылмадың. Син (барлык җитешсезлекләрдән) пакь! Безне Ут газабыннан сакла”” (3:190–191).