Барлык яңалыклар
Иман нуры
5 июль 2020, 11:40

Нинди айлар хәрәм?

Елның дүрт ае ислам динендә "хәрәм", ягъни тыелган айлар буларак билгеле. Аллаһ Тәгалә ул чорда гөнаһ кылуны аеруча тыеп, хәрәм кылды. Бу айларда гөнаһ кылу бүтән вакыт кылынган гөнаһка караганда яманрак. Әле барган зөлкагыйдә ае – дүрт хәрәм айның берсе.

Аллаһы Тәгалә кайсыбер көннәрне һәм айларны бүтән көн-айлардан өстен итеп сайлады, чөнки Ул «теләгәнен барлыкка китерә һәм сайлый» (Коръән, «Хикәя» сүрәсе, 28:68).
Шулай Аллаһы Тәгалә кайсыбер айларны, ул чорда гөнаһ кылуны аеруча тыеп, «хәрәм» кылды. Аларның берсе – зөлкагыйдә ае.
«Хәрәм» айлар хакында Коръәндә болай диелгән:
«Чынлап та, Аллаһның ай саны күкләр белән җирне яраткан көнендәге китабында – унике ай. Шуларның дүртесе – хәрәм ай. Бу – хак дин. Шул айларда үз-үзегезгә золым кылмагыз...» («Тәүбә» сүрәсе, 9:36).
Коръәндә телгә алынган дүрт ай – алар рәҗәб, зөлкагыйдә, зөлхиҗә һәм мөхәррәм айлары. Бу хакта Әбү Бәкрә Нүфәйгъ ибн әл-Харистан (Аллаһ аннан риза булсын) риваять ителгән сәхих хәдистә шулай әйтелгән:
– (Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте): «Ел унике айдан гыйбарәт. Аларның дүртесе – хәрәм. Аларның өчесе – зөлкагыйдә, зөлхиҗә һәм мөхәррәм – бер-бер артлы киләләр, ә дүртенчесе – рәҗәб, ул җөмадиәл-ахыр белән шәгъбән арасында» (Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан, хәдистән өзек).
«Хәрәм» айларның бүтән айлардан өстенлеге бар. Коръәндә әйтелгән:
«И сез, иман китергән кешеләр! Аллаһның да, тыелган айларның да, корбан хайваннарның да, бизәлгәннәрнең дә, Раббыларының юмартлыгын һәм ризалыгын теләп, Хәрәм йортка юнәлгән кешеләрнең дә йолаларын бозмагыз!» («Аш табыны» сүрәсе, 5:2).
Хәрәм айлар ике сәбәп белән «хәрәм», ягъни «тыелган» дип атала. Беренчедән, ул айларда хәрби хәрәкәтләр рөхсәт ителми (әгәр дә дошман үзе сугыш башламаса гына). Икенчедән, бу айларда гөнаһ кылу бүтән вакыт кылынган гөнаһка караганда яманрак.
Читайте нас: