Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 июнь 2020, 11:15

Зур гөнаһлар

Мөселман кешесе гөнаһ кылмаска омтылып яши. "Минем бер гөнаһым да юк", – дип канәгать йөрүчеләр дә бар. Зур гөнаһлар турында хәдисләр ни ди?

Муса ибн Талха (Аллаһ аннан риза булсын) әйтте:
«Миңа Әбү Әюп (Аллаһ аннан риза булсын) шуны хәбәр иткән иде, Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) сәфәрдә булган чагында, бер бәдәви аның юлына каршы чыгып, дөясенең йөгәненнән эләктереп ала да: «Әй Мөхәммәт! Нәрсә мине Җәннәткә якынайтачак һәм нәрсә мине Җәһәннәмннән ерагайтачак, миңа шул турыда әйт», – дип эндәшә. Пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) бу күренешкә аптырап кала һәм, юлдашларына карап: «Ул хак юлга бастырылган», – ди. Соңыннан, кире бәдәвигә карап, аннан баягы сүзләрен кабатлавын сорый. Бәдәви кабатлап әйткәч, Мөхәммәт пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Аллаһка хезмәт ит һәм бернәрсәне дә Аңа тиңдәш куйма, намаз укы, зәкать түлә һәм туганлык бәйләнешләрен өзмә, ә дөяне исә җибәр», – ди».
* * *
Әбү Һүрайра (Аллаһ аннан риза булсын) сүзләреннән хәбәр ителә:
«Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кешене һәлак итүче җиде гөнаһны читләтеп үтегез!» – диде. Кемдер: «Йә Аллаһ рәсүле, нинди гөнаһлар ул?» – дип сорый. Пәйгамбәр галәйһиссәләм: «Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоту (ширек), сихер, Аллаһ тияргә кушмаган җанны хаксызга үтерү, ятим баланың милкен үз файдаңа тотыну, риба (процентка акча бирү йә алу), җиһад яланыннан качу, иманлы хатынның намусына бер гаепсезгә тап төшерү», – ди».
***
Әбү Һүрайра (Аллаһ аннан риза булсын) әйтте:
«Аллаһ рәсүле (саллаллаһу галәйһи вә сәлләм) әйтте: «Караңгы төн кисәкләре кебек булган фетнәләр заманы җитмәс борын яхшы эшләр кылып калырга ашыгыгыз. Килер шундый вакыт: иртән саф мөселман булып уянган ир кичен иманын югалткан килеш йокларга ятар, ә кичен иманлы булган ир иртән инде имансыз булып уяныр. Алар шулай үзләренең динен бу дөнья рәхәтлекләре өчен сатарлар».
Читайте нас: