Барлык яңалыклар
Иман нуры
19 июнь 2020, 12:15

Курку белән өмет арасында

...Аллаһының мәрхәмәтенә өмет итү белән аның газабыннан курку бертигез булганда гына яхшы....Әгәр дә кеше шайтаннан, җеннән, сихерчедән, күрәзәчедән, йолдызнамәдән, кабердәге әүлияләрдән һәм башкалардан курыкса, үзенең курку гыйбадәтен Аллаһыдан башкага кылган була.

Аллаһы Тәгалә курку турында болай ди: «...Сезгә Аллаһудан гына курку ляземдер, әгәр камил мөэмин булсагыз!..» (Тәүбә, 13).
Мөселманның йөрәге өмет белән курку арасында яши. Дин галимнәре өмет белән куркуны кошның ике канатына охшаталар. Ягъни Аллаһының мәрхәмәтенә өмет итү белән аның газабыннан курку бертигез булганда гына яхшы. Кеше куркып, Аллаһ рәхмәтен өмет итмәсә, мәчеттә гыйбадәт кылып кына утырыр иде. Әгәр Аллаһыдан һич курыкмаса, Аллаһ кичерер әле, дип, ваемсыз булып, гөнаһ кылып яшәр иде.
Әгәр дә кеше шайтаннан, Иблистән, җеннән, сихерчедән, күрәзәчедән, йолдызнамәдән, кабердәге әүлияләрдән һәм башкалардан курыкса, үзенең курку гыйбадәтен Аллаһыдан башкага кылган була.
Куркуны Ислам галимнәре дүрт төргә бүлә: 1) Аллаһыдан курку – ваҗип гамәл. 2) Күренми торган нәрсәләрдән курку. Мондый курку ширеккә керә. 3) Кешеләрдән куркып, динне калдыру. 4) Табигый курку. Кинәт кенә ерткыч хайван, эт килеп чыкканда куркып китүнең гөнаһы юк.
Коръәндә иң олы куркуның Мәхшәр көнендә булачагы вәгъдә ителә: «...Ул көндә куркудан күңелләр урыннарыннан купкан булырлар...» (Нәзигат, 8). «...Ул көндә кешеләр каты куркуларыннан тузылган чикерткәләр кеби тузылып таралып китәләр, һәм бер-берсен күрмәсләр. Вә таулар буялган вә тетелгән йон кеби булырлар» (Карига, 4–5).
Курку хисе турында Коръәндә бик күп кабатлана. Менә берничә аять:
«Рәсүлләрне җәннәт белән шатландыручы вә җәһәннәм газабы белән куркытучы итеп кенә күндерәбез. Иман китереп Коръән юлы белән тәрбияләнеп төзәлгән мөэминнәргә ахирәттә курку һәм кайгы булмас» (Әнгам, 48).
«Аллаһудан куркучы гөнаһтан вә хаталыклардан сакланучы тәкъва мөэминнәр, әлбәттә, җәннәтләрдә рәхәтлек елгасы янындалардыр». (Зарият, 15).
«...Ий гакыл ияләре боларның хәлләреннән гыйбрәтләнегез, Аллаһудан куркучы булыгыз!» (Хәшер, 2).
Читайте нас: