Барлык яңалыклар
Иман нуры
12 июнь 2020, 10:10

Йөрәгең белән булса да туктат...

«Кем шелтәле нәрсә күрә, шуны кулы белән туктатсын. Алай булдыра алмаса, теле белән туктатсын. Алай да булдыра алмаса, йөрәге белән булса да туктатсын, һәм бу – иманның иң көчсез дәрәҗәсе» (Мөслим). Гөнаһ кылынганын күрә торып, йөзе бөтенләй үзгәрмәгән кешедә яхшылык юктыр...

Хакыйкатькә һәм изгелеккә чакыру – Исламның төп хөкемнәренең берсе һәм фани дөньяда да, Ахирәттә дә сәгадәткә ирешү нигезе.
Хакыйкатьне белү мөэмин кешедән аңа ярашлы гамәл кылуны, аны бүтән кешеләргә җиткерүне дә таләп итә – шунсыз Аллаһның мәрхәмәтенә ирешү һәм Аның ачуыннан котылу мөмкин түгел. Коръәндә шундый аять бар: «Сезнең арагызда яхшылыкка өндәгән, хупланган эшләр кылырга боерган һәм мөнкәр эшләрдән тыйган бер өммәт (җәмәгать, төркем) булсын. Нәкъ шулар – уңышка ирешүчеләр» («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:104). Ягъни яхшылык кылырга һәм гөнаһлардан тыелырга чакырган кешеләр генә уңышка ирешәчәк. Димәк, хакыйкатьне аңлату җаваплылыгы хәзрәтләр, имамнарның гына түгел, ә калган бөтен мөселманнар иңендә дә ята.
Имам Мөслимнең «Сахих»ында китерелгән киләсе хәдис тә моны дәлилли: «Кем шелтәле нәрсә күрә, шуны кулы белән туктатсын. Алай булдыра алмаса, теле белән туктатсын. Алай да булдыра алмаса, йөрәге белән булса да туктатсын, һәм бу – иманның иң көчсез дәрәҗәсе». Әлбәттә, гөнаһны гел генә кул яки тел белән туктату мөмкин түгел. Кайсыбер очракларда хәтта эндәшми калу хәерлерәк. Ләкин гөнаһ кылынганын күрә торып, йөзе бөтенләй үзгәрмәгән кешедә яхшылык юктыр.
Әгәр дә инде өммәтнең иң яхшы һәм гыйлемле кешеләре үз халкына үгет-нәсыйхәт бирүдән, гыйлем таратудан һәм аларны гөнаһлардан тыюдан туктаса, җәмгыятьтә бозыклык тарала, һәм аның начар ахыры озак көтерми. Имам әл-Бохари үзенең «Сахих»ында Аллаһ рәсүленең ﷺ шундый сүзләрен риваять итә: «Аллаһ куйган чикләрнең ныклыгын кайгырткан һәм шул чикләрне бозган кемсәләр – корабта урын алыр өчен укларга карап җирәбә тарткан кешеләр кебек. Менә берәүләр – корабның өске ягында, бүтәннәр аскы ягында урнашты. Аскы якта урын алучылар, су алырга теләсәләр, палубада урын алганнарга комачауларга мәҗбүр булды. Ахырда алар: «Өстәгеләргә комачауламый гына су алыр өчен корабның төбендә тишек тишсәк булмасмы?» – диде. Әгәр өстәгеләр аларны үз җаена калдырса һәм алар теләгән нәрсәне эшләргә юл куйса – бөтенесе дә һәлак була, әгәр кулларыннан тотып туктатса – үзләрен дә, бүтәннәрне дә коткара».
Диңгезгә чыккан корабка җил-давыл хәвеф белән янаган кебек, бозыклыклар һәм адашулар да җәмгыятькә хәвеф белән яный. Кешеләрнең гөнаһлары аларның үзләренә генә йогынты ясаса, бер хәл – шул аркада җирдә дә, суда да бәла-казалар барлыкка килә. Әгәр дә инде гөнаһлы адәмнәр үзләренең бозыклыкларын бар галәм алдында кылса, ә салих адәмнәр ләм-мим эндәшми риза булып торса, Аллаһ тегеләрен дә, боларын да бәла-казаларга дучар итә. «Арагыздан залим кемсәләргә генә түгел, (ә бәлки башкаларга да) кагыла торган фетнәдән сакланыгыз», – ди Аллаһ Коръәндә («Сугыш табышы» сүрәсе, 8:25).
Читайте нас: