Барлык яңалыклар
Иман нуры
5 июнь 2020, 11:30

Мәсүфә ӘЮПОВА. Мөнәҗәт

...Күңелемнән алма, Аллаһ, мәрхәмәтне,Телемнән һич төшермәмен Мөхәммәтне...

ПӘЙГАМБӘРЕМ МӨХӘММӘТ ГАЛӘЙҺИССӘЛӘМ
Мөнәҗәт
Мөселманның гомер бакый телендәсең,
Сүрәтеңне күрмәсәк тә, күңелдәсең.
Укыйм дога пәйгамбәрем рухына,
“Лә илләһә илләллаһ”ны бик тын гына.
Туып-үскән җирләреңне күрүчедән
Кат-кат сорыйм кабереңне белүчедән.
Чәч бөртегең газиз хәтта мөселманга,
Зәм-зәмнәрең әйди кебек иманнарга.
Йөрәкләрдә сиңа сөю, сиңа хөрмәт,
Җәннәтләрнең патшасыдыр син, Мөхәммәт!
Күпме гыйлем, күпме нурлар калды синнән,
Мөнәҗәтем дога булып барсын миннән.
Иксез-чиксез мөселманың хаҗны күрде,
Алар анда эзләреңә басып йөрде.
Гарәфәтләр, Кәгъбәтулла синең илдә –
Хәдисләрең, аятьләрең безнең телдә.
Оҗмахны да, тәмугны да аңлат(а)алдың,
Мәңгелеккә йөрәкләрдә безнең калдың!
Пәйгамбәрем Мөхәммәт, димен кайда да,
Азаннарны ишеттеләр Айда да.
Күңелемнән алма, Аллаһ, мәрхәмәтне,
Телемнән һич төшермәмен Мөхәммәтне.
Пәйгамбәрне сөйлим көн дә һәр балага,
Телим җәннәт, йөзем куеп кыйблага.
Шифа бирә исемеңне телгә алу,
Онытыла дога белән ару-талу.
Пәйгамбәрнең тормыш юлын сөйләп,
Тәрбияне җиңел генә була көйләп.
Хәләлләрне аерырга хәрәменнән
Ишеттеләр пәйгамбәрнең вәгазеннән.
Сүзләреннән аерылмаган гамәлләре,
Хакыйкатьнең дөньялыкка кирәк мәле.
Аллаһыма барчабызны якынайттың,
Ислам динен җиребезгә алып кайттың.
Яулый алдың бар мөселман мәхәббәтен,
Догалардан калдырмаслар Мөхәммәтен.
Рәхмәтләрем ирешсеннәр, дим, күкләргә,
Нәсыйхәтем – сабак та бит күпләргә.
Пәйгамбәрнең хәзинәсе ул бит – әдәп,
Гөнаһлардан ерак тору – аның таләп.
Пәйгамбәрне догалардан калдырмагыз,
Балаларны динебездән яздырмагыз.
Калебебез балкып торсын вә нурлансын,
Оҗмахларда пәйгамбәрем каршы алсын!
Мәсүфә ӘЮПОВА.
Борай районы.
***
Мөнәҗәт — гарәп теленнән кергән сүз. "Ярлыкауны сорау", "ялвару", "үз-үзең белән сөйләшү" дип тәрҗемә ителә. Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини-интим эчтәлекле әсәр. Мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.
Мөнәҗәтнең асылында ялгызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры. Илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул.
Читайте нас: