Кешеләр белән мөгамәлә иткәндә йомшак һәм ачык булу
Киләсе хәдисне истә тоту мөһим: «Тәмуг утына хәрәм булган кеше хакында әйтергәме? Ул ‒ ярдәм кулы сузарга әзер, йомшак күңелле һәм игелек күрсәтергә атлыгып торучы кеше» (әт-Тирмизи).
Зур-зур максатлар куеп яшәү
Омтылышлары югары булган кешеләр чыдамлы була, алар тормыш авырлыклары алдында югалып калмый.
Аллаһ рәсүле ﷺ: «Берәр начар ырым-шырым сезне хафага салса, туктап калмагыз, эшегезне дәвам итегез һәм Аллаһка тәвәккәлләгез», ‒ дигән (әл-Бәйһәкый).
Урынлы-урынсыз борчылуларны калдырып тору
Йөрәкне кырган борчулы уйларны күпмедер вакытка калдырып торсаң, соңыннан аларның бөтенләй мәгънәсе югалуы да ихтимал. Мисал өчен, аркан буйлап үрмәләгән кешегә, егылсам, ни булыр икән, дип борчылу урынлымы? Бүтән вакытта, бәлки, урынлыдыр, ләкин егылып төшмәс өчен бөтен көчне салырга кирәк булганда түгел, әлбәттә.
Тормыш авырлыкларына зуррак сынаулар алдыннан чыныгу дип карау
Күп бөек шәхесләр фәкыйрьлектә үскән, авыр югалтулар кичергән. Авыр тормыш ‒ киләчәктә булачак зур эшләр алдыннан әзерлек ул. Бөтен пәйгамбәрләрнең дә тормышына күзәтү ясасак, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Тормышта төрле хәлләр була: эштән куылу, хәләл җефетең белән сүзгә килешү, имтихан тапшыра алмау һәм башкасы. Ләкин шундый хәлләрдән соң, эшем уңмый, мин бернәрсәгә дә ярамыйм, дип, бөтен нәрсәгә кул селтәргә ярамый. Андый очракларда игътибарны мәсьәләне чишү юлларын эзләүгә юнәлтү хәерлерәк. Пәйгамбәр дә ﷺ үз дәрәҗәңне төшермәскә, тормыш авырлыкларын үз кимчелекләрең белән бәйләмәскә чакырган. Мәсәлән, бер хәдистә шулай диелә: «Берәү дә: “Иманнан яздым”, ‒ димәсен. “Хаталандым”, ‒ дип әйтегез» (әл-Бохари).
Җәмәгать эшләренә вакыт бүлү
Мәсәлән, хәйрия эшләрендә катнашу, мохтаҗларга ярдәм итү, агач үсентеләре утырту, елга буйларын, урманнарны чүп-чардан чистарту һәм башкасы.
Мәгълүматны «иләк» аша үткәрү
Җир шарының икенче ягында булган хәбәрләр «һә» дигәнче килеп җитә торган заманда бу аеруча мөһим. Бигрәк тә дәрт-дарманны сүрелдерә, төшенкелеккә китерә торган һәртөрле мәгълүмат белән мавыгырга кирәкми. Ә менә фән өлкәсендәге, кеше тормышын җиңеләйтә торган төрле яңа ачышлар белән кызыксынып бару дөньяга уңай караш тудыра, киләчәккә өмет уята.
Ислам дине күзлегеннән караганда, оптимизм ‒ ул иң тәү чиратта Аллаһның ярдәменә өмет итү. Ягъни Аллаһның, Китабында Үзе вәгъдә иткәнчә, мөэминнәрне һәрвакыт яклап, ризыкландырып, авыр хәлләрдән чыгу юлын күрсәтеп, хәвеф-хәтәрдән аралап торуына ныклы ышану.