Барлык яңалыклар
Иман нуры
25 Май 2020, 23:51

“Ихлас”лар булдыра!

Мәчет мәдәният, мәгърифәт һәм мәгълүмат үзәгенә әверелгән.

Уфаның “Ихлас” мәчетен Русия буенча үрнәк итеп күрсәтәләр. Бу хакта Уфага бер сәфәрендә Бөтендөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев та әйткән иде. "Ихлас" мәчете гади бер мәчет кенә түгел. Ул күптән инде мәдәният, мәгърифәт һәм мәгълүмат үзәгенә әверелгән. Гыйбадәт кылу, Ислам нигезләрен өйрәнү үзәге булудан тыш, анда бик еш фәнни-гамәли конференцияләр уза, “Илаһилар” иҗат төркеме эшли, “Ихлас-Шәриф” журналы нәшер ителә, “Балкыш” телетапшырулары әзерләнә. Биредә яшьләрне җәлеп итү өчен дә бик күп чаралар уздырыла.
Узган Рамазан аенда да “Ихлас” мәчете үзен алдынгы мәчет буларак күрсәтте. Башкортстан мәчетләре арасында иң күп ифтар ашы таратучы мәчет тә “Ихлас” булды. Мәчеткә килүчеләр белән санитар шартларда аралашу өчен пыяла белән бүлеп алынган бүлмәләр булдырылды. Анда ябык бүлмә эчендә тиешле дистанция саклап гозере белән килгән мөселман имамнар белән аралаша, Коръән укыта, хәер калдыра ала.
Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин узган Рамазан ае турында шуларны әйтте:
Рамазан аенда чикләүләр кими төшкәч, без 500 кешегә: татар җәмәгатьчелек оешмалары әгъзаларына, журналистларга, артистларга, татар китабы нәшер итүчеләргә, укытучыларга, галимнәргә ифтар ашлары тараттык. Шулай ук ай буе башкаладагы мохтаҗ мөселманнарга ифтар тарату белән шөгыльләндек. Һәр көнне 300 кешегә ай буена ифтар ашлары тараттык. Шул ук кешеләргә без бәйрәм белән котлап күчтәнәчләр дә тапшырдык”.

Мөнир ВАФИН фотосы.

Читайте нас: