Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 Май 2020, 23:50

Коронавирус һәм ураза бәйрәме тантанасы

Уфада Ураза гаете тантанасы коронавирус пандемиясе сәбәпле, башка форматта узды.

Мәчетләргә җәмәгатьчелек кертелмәде. Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәр елдагыча бәйрәм чарасын башкаланың Лалә-Тюльпан мәчетендә уздырды. Мәчет эчендәге чарада дистанция саклап кечкенә төркем катнашты. Тәлгать Таҗетдин бәйрәм намазын укыды, вәгазь сөйләде, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның бәйрәм котлавын укып ишеттерде. Анда шундый юллар бар: “Быел бәйрәм тантаналары чикләүләр белән бәйле махсус форматта уза, үз-үзеңне дөрес итеп тотуны таләп итә. Бөтен кешелек дөньясына куркыныч янаучы коронавирус пандемиясенә каршы киеренке көрәш көннәрендә без сезнең белән мәрхәмәтлелеккә, иң яхшы кешелеклелек сыйфатларына, мохтаҗларга ярдәм итүгә әзерлегебезне бәяли алдык”. Таҗетдин үз исеменнән мөселманнарга иминлек һәм бәрәкәт теләде. Чаралар телевидение аша яктыртылды, аны һәркем өендә кырын ятып карый һәм бәйрәм намазына кушыла алды.

Мөнир Вафин фотосы.
Читайте нас: