Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 Май 2020, 13:40

24нче майда – Ураза гаете

Әле булса халкыбызда "гаеттә таба исе чыгару", "гает алдыннан мунча керү, өй җыештыру" дигәнне ишетергә була. Чынлап та, Ураза бәйрәме алдыннан мөселман кеше үз-үзен дә, йорт-җирен дә тәртипкә китерә, юа, җыя, матурлый, бәйрәм көнне мәчеткә гает намазына бара, кунаклар чакыра. Ләкин быел Ураза гаетен өйдә, гаиләдә үткәрәчәкбез. Республика Йортында бу хакта сөйләшү булды.

"Гает" сүзе гарәпчәдән татар теленә "дини бәйрәм", "тантаналы гыйбадәт" дип тәрҗемә ителә. Әле булса халкыбызда "гаеттә таба исе чыгару", "гает алдыннан мунча керү, өй җыештыру" дигәнне ишетергә була. Чынлап та, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре алдыннан мөселман кеше үз-үзен дә, йорт-җирен дә тәртипкә китерә, юа, җыя, матурлый. Шөкер, соңгы чорда республикабызда мөселманнарга хөрмәт йөзеннән Ураза һәм Корбан гаетләре ял көне дип игълан ителә.
Ураза бәйрәме, Рамазан ае уразасы тәмамлангач, Шәүвәл аеның беренче өч көнендә үткәрелә. Гадәттә, иртән үк, кояш сөңге буе күтәрелүгә, мәчетләрдә гает намазы укыла, имамнар бәйрәм хөтбәсе (вәгазе) сөйли иде. Бәйрәм көнне мөселманнар гает намазында катнаша, аннан инде ата-анасы, балалары, туган-тумачасы, якыннары белән аралаша, аларны бүләкләр, күчтәнәчләр белән сөендерә, сый-хөрмәт тулы табыннар кора. Авыруларның хәлен белү, мәрхүмнәрне хәер-дога белән искә алу да бик саваплы бу көннәрдә.
***
Быел, таҗлы вирус пандемиясе сәбәпле, Ураза гаетен үткәрүдә үзгәрешләр бар. Бу хакта ил Президенты В. Путин да әйтеп үткән иде. Кичә исә Республика Йортында БР Башлыгы Радий Хәбиров Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Сафа Таҗетдин һәм нәзарәтнең идарә администрациясе җитәкчесе Мөхәммәд Таҗетдин белән әңгәмә корды. Очрашуда шулай ук БР Башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин катнашты.
Ураза бәйрәме көнне мәчетләрдә массакүләм гыйбадәтләр уздырмау турында карар кабул ителде. Дин тотучылар гаетне гаиләдә билгеләп үтәчәк, ә Югары мөфтинең вәгазе 24 май иртәсендә телевидениедән (Беренче канал һәм БСТ) һәм Интернеттан күрсәтеләчәк.
Шулай ук, рухи лидерлар белән киңәшкәннән соң, 2 майда республикада беренче тапкыр узарга тиешле истәлек көнен 6 июньгә күчерү турында килешенде. Димәк, 6 июньдә халык зиратларга барып, туганнарының һәм якыннарының каберләрен тәртипкә китерә алачак. Бу көнне махсус автобус маршрутлары оештырылачак, волонтерлар һәм тиешле коммуналь хезмәтләр эше тәэмин ителәчәк.
***
И Аллаһы Тәгалә, уразаларыбызны кабул итеп, гөнаһларыбызны гафу итсәңче! Инде алдагы елның Рамазанына да исән-имин ирешергә насыйп итсәңче!
Читайте нас: