Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 Май 2020, 11:05

Кадер һәм кодрәт киче

Рамазан аеның соңгы ун көнендә бер төн бар. Ул нурлы, тыныч һәм матур булыр, бик салкын да, бик эссе дә булмас, болытлар йөрмәс, җил исмәс, яфраклар селкенмәс, йолдызлар атылмас, яңгыр яумас. Бу изге кичәдә нинди догалар укырга?

Рамазан аеның һәр көне, һәр кичәсе мөселманнар өчен бик тә кадерле. Ләкин аның бер киче аеруча мөһим. Изге Коръәндә бу төн турында аерым бер сүрә – “Ләйләтүл-Кадер” (“Кадер кичәсе”) сүрәсе бар. Анда әйтелүенчә, Коръән Кәрим дә шушы төндә – шушы изге Кадер кичәсендә иңдерелгән, ягъни Ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелгән.
Бу серле кич мең айдан да хәерлерәк. Ягъни бу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык гыйбадәтнең әҗеренә тиң, хәтта аннан да артыграк.
“Кадер” сүрәсендә хәбәр ителүенчә, бу мөбарәк кичтә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр һәм алар белән – рух, ягъни Җәбраил фәрештә иңә. Фәрештәләр гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга игелек-изгелек, бәхет-сәгадәт теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшәрләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр.
Шушы изге кичтә кешеләрнең алдагы елдагы тормышлары билгеләнә дип аңлатучылар да бар. Ягъни Рамазан аендагы эш-гамәлләр, тоткан уразалар һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлар, кылган догалар, белдергән теләк-үтенечләр киләсе елдагы тәкъдиргә йогынты ясый, диләр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так (русча – нечетный) төнендә эзләгез”, – дигән. Гайшә (р.г.) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд (с.г.в.) Рамазан аеның ахыргы 10 төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта якынлык кылмаган.
Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.): “Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?” – дип сораган. Мөхәммәд (с.г.в.) аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафүввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), – дигән доганы өйрәткән.
Шулай Коръән аятьләрен укыйлар, тәсбих-зикерләр әйтәләр, ук үз телеңдә, үз сүзләрең белән Аллаһ Тәгаләдән гөнаһларны ярлыкауны, үзеңә, туганнарыңа иман ныклыгы, ике дөнья бәхетен, ярдәм, сабырлык сорыйлар, нинди теләк-үтенечең бар, шуның белән мөрәҗәгать итәләр.
Читайте нас: