Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 Май 2020, 19:20

Үзебез өчен хәерле

“...Белсәгез икән, ураза тотуыгыз үзегез өчен хәерле”, – ди Аллаһ Тәгалә изге Коръәндә.Шөкер, Рамазан аеның нәкъ уртасына җиттек.

Уразаның беренче ункөнлеге – рәхмәт ункөнлеге, икенчесе – мәгърифәт ункөнлеге һәм өченче ункөнлеге – Аллаһының газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү ункөнлеге.
Рамазан аенда ураза тотуны Аллаһы Тәгалә кешеләр өчен мотлак, ягъни фарыз гыйбәдәт итеп иңдергән. “Әй, иман китергән кешеләр! Сезгә кадәр яшәгән кешеләргә боерылган кебек, сезгә дә ураза тотарга фарыз ителә. Мөгаен, сез тәкъвалы булырсыз!” – ди Ул (Коръән, “Сыер” сүрәсе, 2:183). Рамазан аенда мөселманнар таң агара башлаганнан кояш баеганчы ураза тоталар.
Уразаның фарызлары: ният кылу, ашау-эчүдән тыелу, якынлык кылудан тыелу. Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң, ният кылырга тиеш. Уразага күңелдән генә ният кылу да дөрес.
Уразаның сөннәтләре: таң атканчы сәхәр ашау, ураза тоту сәбәпле нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу; буш вакытларда Коръән яки башка дини китаплар уку; кояш баегач та, авыз ачу.
Ураза вакытында тыелган (мәкрүһ) эшләр – файдасыз-әдәпсез сүзләр сөйләү, мунчага кереп озак утыру; суга чумып коену; урман яки кибет сагызы чәйнәү; үбешү; авыз ачмыйча ике көн рәтән ураза тоту.
Ураза кыен эш түгел. Ул да – нигъмәт. Кешенең саулыгын, дөньяга карашын һәм башка якларын яхшыга үзгәртә торган эш ул. “... Сезнең ураза тотуыгыз үзегез өчен хәерле, әгәр сез белсәгез икән!” – ди Аллаһы Тәгалә Коръәндә (“Сыер” сүрәсе, 2:184).
Читайте нас: