Барлык яңалыклар
Иман нуры
1 Май 2020, 13:10

Ач тору авырмы?

Ураза тотучыларга еш кына шундый сорау бирәләр.

Миңа берничә ел элек 100 яшен үткән бабайдан интервью алырга туры килде. “Озак яшәү серләре нидә?” дигән сорауга аның 70 яшьлек кызы: “Безнең әти үзе теләгән ризыкны гына ашый, шуның белән дәвалана ул. Санаторийга барса, кочагы белән таблетка алып кайта, аларны эчмичә, яшереп җыя”, – дигән иде.
Чынлап та, сәламәтлек торышы без кулланган азык-төлек белән турыдан-туры бәйле.
Интернет челтәрендә тәмле-татлы тел белән тәкъдим ителгән матур-матур торт рецептларын мин бомбага тиңлим. Составларын укысаң, чәчләр үрә торырлык: 7-8 йомырка, кремына – 1әр стакан шикәр комы, 1әр пачка акмай, 1әр кап шоколад. Бу кадәр югары калорияле ризыкларны атна буенарак бүлеп ашасаң да таманга туры килер иде.
Уразада ашкайнату, бүлеп чыгару әгъзалары, гомумән, бөтен гәүдә чистарына, ял итә. Сәбәбе аңлашыла инде: туклыклы матдәләр азайгач, энергия җитмәгәндә, чират “артык-портыграк” күзәнәкләргә җитә. Уразаның мондый тәэсиренә, организмны яшәртеп җибәрүенә фәнни яктан аңлатма бар. Ач тору, физик көчергәнеш халәтендә организмда аутофагия, ягъни күзәнәкләрнең үз-үзләрен чистартуы, үз составларындагы зарарланган аксымнарны, кирәксез кисәкчәләрне юк итү процессы уяна икән. (Бу закончалыкны япон галиме, 2016нчы елгы Нобель премиясе лауреаты Ёсинори Осуми ачты).
“И, төн буе ашап чыгасыңдыр әле”, – дигән сүзләрне үзе ураза тотып карамаган кеше генә әйтә ала. Чөнки ураза тотсаң, шуны беләсең: төнен ничаклы күбрәк ашыйсың, көндез шулкадәр ныграк сусатачак. Шуңа күрә дә уразаның символы сыгылып торган табыннар түгел – финик, хөрмә кебек җимешләрдер, мөгаен. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең дөрес туклану турындагы хәдисенең хак: ашказанының бер өлеше – ризык, бер өлеше – су, бер өлеше һава өчен. Без гомер иткән дөнья да шул пропорциядә: Җир, Су, Һава.
Шулай итеп, Ураза да, тәүлегенә гадәттәге өч тапкыр ашауның берсен генә киметеп, байтак үзгәрешләр кичерелә. Тәндәге үзгәрешләрдән дә бигрәк, җан рәхәте килә. Ифтарларда авыз ачканда мөселманнар бер сөенсә, тагын да зуррак сөенечне, зуррак әҗерне Мәңгелек дөньяда татырга өмет итә, тоткан уразаларының кабул булуына өмет баглый.
Барча явызлыклардан, авыру, бәла, афәтләрдән, фетнәләрдән, кабер һәм Җәһәннәм газабыннан Бердәнбер Раббыбызга, аның сүзләренә сыенабыз. И Аллаһ, бу уразаларыбызны җан-тәннәребез белән, җиренә җиткереп, камил итеп тотарга насыйп итсәңче!
Читайте нас: