Барлык яңалыклар
Иман нуры
23 апрель 2020, 15:20

Рамазан ае мөбарәк булсын!

Бүген кояш баю белән рамазан ае керә һәм беренче тәравих намазы укыла. Таҗлы вирус пандемиясе сәбәпле мөселманнар элеккечә мәчетләргә җыелып укый алмый, тәравихны үз өйләрендә генә укыячак. Иртәгә – уразаның беренче көне.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай ди: “Адәм баласы кылган һәр изге гамәлнең әҗере уннан җиде йөзгә кадәр тапкырлана. Бөек вә Куәтле Аллаһ әйтә: “Ураза тотудан кала, чөнки ураза тоту Минем өчен. Һәм аның ашау-эчүдән тыелуы да, нәфесен тоеп торуы да Минем өчен булганга, аның әҗерен дә Мин Үзем бирермен!” (Имам Мөслим)
Уразаның төп шартлары: ният, таң атканнан алып кояш батканга кадәр ашау-эчүдән, җенси якынлыктан тыелу. Уразаның нияте – уразаны Аллаһы Тәгалә өчен тоту, үзебез ләззәт тапкан нәрсәләрдән вакытлыча тыелып торып, Аның ризалыгына ирешү.
Уразадагы кешенең бөтен әгъзалары ураза тота: колаклары гайбәт, музыка, бозык сүзләр тыңламый, күзләре ярамаган нәрсәләргә, гаурәткә (чит-ят кешеләрнең шәрә тәне) карамый, теле гөнаһ сүзләр, гайбәт, кирәкмәгән уен-көлке сөйләми, аягы гөнаһлы юлда йөрми, кулы гөнаһлы эшләр кылмый... хәтта танавы да аш-су исеннән ял итә.
Уразаның тагын да югарырак дәрәҗәсе – уй белән бәйле. Уйга йөгән кидерү, аны тыя алу өчен күп көч кирәк. Уйның уразасы – гөнаһлы уйлардан тыелу, гөнаһлы хыялларга бирелмәү.
Коръәндә әйтелгәнчә, 2 төр халәттәге кешеләр ураза тотмаска мөмкин: 1се – авырулар, 2се – мөсафирлар (яшәгән җиреннән 90 чакрымнан ераккарак киткән кешеләр). “Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын” (Коръән, 2: 184). Ләкин бу кешеләр бурычлы булып кала һәм авыру кеше – сәламәтләнгәч, мөсафир кеше юлдан кайткач калган көннәре өчен ураза тотарга тиеш. “Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр”, – диелә шул ук аятьтә. Алар фидия сәдакасы да бирә ала, диелә, ләкин ураза тоту хәерлерәк.
Авырлы, бала имезүче хатын-кызга ураза тоту мәҗбүри түгел. Хәез (күрем) хәлендәге хатын-кызга ураза тоту бөтенләй тыела. Ләкин алар авырлы чактагы, бала имезгәндәге, күрем хәлендәге көннәре өчен каза уразасы тотарга я фидия бирергә бурычлылар.
Бүтән төр кешеләр дә бар – терелмәслек авырулар (мисалга, диабеттан интегүчеләр), бик олы яшьтәге картлар. Ногманиның Коръән тәфсирендәаларга кагылышлы шундый аңлатма бар: “Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, болар көчләре җитмәү сәбәпле рузә тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр”.
Ураза балигъ кешеләргә генә фарыз. Ягъни җитлегү чорына кермәгән ир һәм кыз балалар ураза тотудан азат.
Фото: http://cdum.ru/time-namaz/ufa2014/Ufa2015.php
Читайте нас: