Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 апрель 2020, 15:10

Өмет өзмә!

Аллаһ Тәгалә безне Үзенең Китабында өмет өзмәскә, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра. «Аллаһ рәхмәтенә өметегезне өзмәгез, тик кяферләр генә Аллаһ рәхмәтенә өметен өзә» («Йосыф» сүрәсе, 12:87). «Чынлап та, һәр авырлыктан соң җиңеллек килә!» ‒ диелә икенче бер аятьтә («Җәелдерү» сүрәсе, 94:5).Төшенкелеккә бирелмәс өчен нәрсәләр эшләргә соң?

Аллаһка дога кылып тору
Мәсәлән, бер хәдисендә Аллаһ рәсүле ﷺ шулай дигән: «Кем төшенкелеккә бирелә, шул сүзләрне әйтсен: “И Аллаһ, мин – Синең колың, Синең колларың булган ир белән хатынның улы. Минем язмышым ‒ Синең кулыңда. Синең карарларың гадел һәм минем өчен зарури. Үз-үзеңне атаган, яки Китабыңда керткән, яки мәхлукларыңның берәрсенә ачкан, яки бөтенесеннән дә яшергән һәр гүзәл исемең аша Сиңа ялварам ‒ Коръәнне йөрәгемнең язы, күкрәгемнең нуры һәм сагыш-зарларымнан котылу чарасы ит!”» (Ибн әс-Сөнни; дөрес хәдис).
Коръәнне еш уку
Коръән белән яшәгән кешеләрнең гомере озын була, алар соңгы көннәренә кадәр рух күтәренкелеген дә, тән сәламәтлеген дә югалтмый, диләр.
Аллаһны еш зикер итү
Аллаһны зикер итү кешегә шундый көч-дәрт бирә, хәтта ул зикер әйтмәгән чакта уйлап та бирмәгән эшләрне башкарып куя.
Сабыр кешеләрне көткән бөек әҗер хакында үз-үзеңә хәтерләтеп тору
Мәсәлән, Аллаһ Тәгалә Коръәндә: «Дөреслектә, сабыр иткәннәргә (Ахирәттә) әҗер-саваплары исәпсез-хисапсыз бирелер», ‒ ди («Төркемнәр» сүрәсе, 39:10).
Шат күңелле, көләч кешеләр белән аралашып тору
Кешеләр белән мөгамәлә иткәндә йомшак һәм ачык булу
Киләсе хәдисне истә тоту мөһим: «Тәмуг утына хәрәм булган кеше хакында әйтергәме? Ул ‒ ярдәм кулы сузарга әзер, йомшак күңелле һәм игелек күрсәтергә атлыгып торучы кеше» (әт-Тирмизи).
Зур-зур максатлар куеп яшәү
Омтылышлары югары булган кешеләр чыдамлы була, алар тормыш авырлыклары алдында югалып калмый.
Начар уйларны читкә куу
Аллаһ рәсүле ﷺ: «Берәр начар ырым-шырым сезне хафага салса, туктап калмагыз, эшегезне дәвам итегез һәм Аллаһка тәвәккәлләгез», ‒ дигән (әл-Бәйһәкый).
Урынлы-урынсыз борчылуларны калдырып тору
Тормыш авырлыкларына зуррак сынаулар алдыннан чыныгу дип карау
Күп бөек шәхесләр фәкыйрьлектә үскән, авыр югалтулар кичергән. Авыр тормыш ‒ киләчәктә булачак зур эшләр алдыннан әзерлек ул. Бөтен пәйгамбәрләрнең дә тормышына күзәтү ясасак, шундый нәтиҗәгә килергә мөмкин.
Үз дәрәҗәңне төшермәү
Тормышта төрле хәлләр була: эштән куылу, хәләл җефетең белән сүзгә килешү, имтихан тапшыра алмау һәм башкасы. Ләкин шундый хәлләрдән соң, эшем уңмый, мин бернәрсәгә дә ярамыйм, дип, бөтен нәрсәгә кул селтәргә ярамый. Андый очракларда игътибарны мәсьәләне чишү юлларын эзләүгә юнәлтү хәерлерәк.
Җәмәгать эшләренә вакыт бүлү
Мәсәлән, хәйрия эшләрендә катнашу, мохтаҗларга ярдәм итү, агач үсентеләре утырту, елга буйларын, урманнарны чүп-чардан чистарту һәм башкасы.
Мәгълүматны «иләк» аша үткәрү
Дәрт-дәрманны сүрелдерә, төшенкелеккә китерә торган һәртөрле мәгълүмат белән мавыгырга кирәкми. Ә менә фән өлкәсендәге, кеше тормышын җиңеләйтә торган төрле яңа ачышлар белән кызыксынып бару дөньяга уңай караш тудыра, киләчәккә өмет уята.
Иң мөһиме – Аллаһның, Китабында Үзе вәгъдә иткәнчә, мөэминнәрне һәрвакыт яклап, ризыкландырып, авыр хәлләрдән чыгу юлын күрсәтеп, хәвеф-хәтәрдән аралап торуына ныклы ышану кирәк. Үзен мөселман дип санаган кеше Аллаһның вәгъдәләрен шик астына куярга тиеш түгел.
Читайте нас: