Барлык яңалыклар
Иман нуры
10 апрель 2020, 14:10

Мөселманнар бердәм дога кылачак

Казахстанның баш мөфтие Нәүрызбай кажы Утпинов, коронавирус пандемиясе сәбәпле, дөнья мөселманнарын бергәләп дога кылырга чакырды. Гомум дога кылу вакыты итеп җомга көннең өйлә намазыннан соңгы вакыт билгеләнде. Башкортстанда өйлә намазы, билгеле булуынча, 13 сәгать 30 минутта башлана.

Кем нинди дога белә, шуларны укый. Шулай ук, мисалга, түбәндәге доганы да укырга мөмкин.
"Аллаһүммә инни әгүзү бикә минәл-бәраси үәл-җүнүни үәл-җүзәәми үә мин сәййи-иль-әскаам".
Мәгънәсе: "Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник йогышлы авыру) һәм башка начар авырулардан саклавыңны сорыйм”.
Галимнәр, төрле авырулардан саклану өчен, менә бу доганы да укырга киңәш итәләр:
“Өстенлек һәм Көч иясе булган Аллаһы Тәгаләнең саклавы астына кердем. Барча галәмнәрнең Раббысына сыендым. Үлемнән өстен булган Аллаһы Тәгаләгә тәвәккәл иттем. Я Мәрхәмәт иясе Аллаһ, бездән бу ваба чирен ераклаштыр, төрле авыруларның начарлыгыннан сакла, безне йогышлы авырулардан, ваба һәм барча бәла-казалардан коткар. Һичшиксез, Синең барча нәрсәләргә Кодрәтең җитә”.
Читайте нас: