Барлык яңалыклар
Иман нуры
7 апрель 2020, 13:35

Бүген Бәраәт кичәсе

Гөнаһлар кичерелә торган кичә ул...

Бәраәт кичәсе – мөселман ел хисабы белән шәгъбан аеның 14 еннән 15 нче төненә туры килгән кичә. Бәраәт сүзе гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә "берәр авырлыктан котылу, гөнаһлардан пакьләнү" мәгънәсен белдерә. Быел ул 7 апрельдән 8енә каршы төнгә туры килә: кояш баегач, Бәраәт кичәсе башлана.
Мөхәммәд Пәйгамбәр (с. г. с.)нең: «Аллаһы Тәгалә бу кичәдә, үзенә тиңдәшлек кылучылар, кемгәдер дошманлык, нәфрәт хисен саклаучылар, үзара ызгышкан кешеләр, туганлык җепләрен кисүчеләрдән кала, барлык кешенең дә гөнаһын кичерер», – дигән хәдисе бар. Шуңа да бу кичәгә кадәр үзара ачуланышкан, ызгышкан кешеләр бер-берләреннән гафу сорарга ашыгырга тиеш.
Кайберәүләр Бәраәт кичәсен Кадер кичәсе белән бутый. Ягъни бер ел эчендә ашыйсы ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр – барысы да билгеләнер, дип уйлый. Чынлыкта, болар – Рамазан аеның соңгы ун көнендә була торган Кадер кичәсе турында әйтелгән сүзләр.
Ә бәраәт кичәсендә Аллаһы Тәгалә бәндәләренең гөнаһларын ярлыкый. Мөселманнар бу кичне күбрәк тәүбә-истигъфарлар әйтә, догалар кыла.
Читайте нас: