Фәрештәләр нурдан яратылган. Моңа Аллаһ рәсүленең (с. г. в.): «Фәрештәләр – нурдан, җеннәр уттан бар ителде», ‒ дигән сүзләре дәлил (Мөслим). Аларның кайчан барлыкка килүе дә безгә мәгълүм түгел. Коръәндә Адәмгә кадәр булганлыклары хакында гына хәбәр ителә. Аллаһ Тәгалә шулай ди: «Менә Раббың фәрештәләргә: “Мин Җирдә хәлифә булдырачакмын”, ‒ диде» («Сыер» сүрәсе, 2:30).
Аллаһ Тәгалә безгә фәрештәләрне күрү сәләтен бирмәгән. Бу аларның нурдан бар ителүе белән дә аңлатыла. Өммәтебездән фәрештәләрне чын кыяфәтендә күргән бердәнбер кеше ‒ Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. в.). Җәбраил фәрештәне ул Аллаһ барлыкка китергән сурәттә ике тапкыр очрата. Аятьләрдә һәм хәдисләрдә әйтелүенчә, кеше кыяфәтенә кергән фәрештәләрне башкалар да күрә ала.
Аллаһ рәсүленең (с. г. в.): «Мин Җәбраилне аның чын кыяфәтендә ике тапкыр күрдем: ул күктән төшкәндә күк белән җир арасы капланды», ‒ дигән сүзләренә таянып, Җәбраил фәрештәнең зурлыгын чамаларга мөмкин (Мөслим). Аның алты йөз канаты булуы билгеле. Бу хакта Ибн Мәсгуть риваять иткән хәдистә әйтелә (әл-Бохари).
Коръәндә фәрештәләрнең канатлары булуы хакында хәбәр ителә. Аллаһ фәрештәләргә күркәм кыяфәт биргән. Мәсәлән, Җәбраил фәрештә турында Коръәндә шулай диелә: «Аны (Мөхәммәтне) көчле куәткә һәм күркәм буй-сынга ия фәрештә өйрәтте» («Йолдыз» сүрәсе, 53:5-6).
Кешеләр дә юкка гына фәрештәләрне – күркәм, ә шайтаннарны ямьсез затлар итеп күз алдына китермидер. Төскә чибәр кешеләрнең фәрештәләр белән чагыштырылуы да юктан чыкмаган. Мәсәлән, Коръәндә әйтелүенчә, Йосыф пәйгамбәрнең (галәйһис-сәләм) матурлыгына таң калган хатыннар: «Бу бит кеше түгел, бу ‒ асыл фәрештәнең үзе!» ‒ дип әйткән («Йосыф» сүрәсе, 12:31).
Фәрештәләр кыяфәтләре һәм зурлыклары белән бер-берсенә охшамаган. Аларның Аллаһ каршысында биләгән дәрәҗәләре дә төрле. Моңа Аллаһның киләсе сүзләре дәлил: «(Фәрештәләр шулай диде): “Безнең һәрберебезнең билгеле бер урыны бар”» («Сафларга тезелгәннәр» сүрәсе, 37:164).
Фәрештәләрнең җенесе юк (ягъни алар ир дә, хатын да түгел). Алар, бездән аермалы рәвештә, ашамый һәм эчми. Фәрештәләр Аллаһка гыйбадәт кылу һәм Аның әмерләрен үтәү белән мәшгуль: «Алар Аңа (Аллаһка) төнлә дә, көндез дә арымый-талмый тәсбих әйтә» («Пәйгамбәрләр» сүрәсе, 21:20); «Раббың янындагылар (фәрештәләр) Аңа көне-төне тәсбих әйтә, һәм (бу эштән) алар һич тә ялкмый» («Ачык аңлатылдылар» сүрәсе, 41:38).
Фәрештәләр күкләрдә яши. Җиргә алар Аллаһның әмерләрен үтәү өчен генә төшә. Моңа, мәсәлән, Аллаһның шул сүзләрен дәлил итеп алырга була: «(И Җәбраил, Пәйгамбәргә шулай дип әйт): “Без Раббыңның әмере буенча гына төшәбез”» («Мәрьям» сүрәсе, 19:64). Ягъни «төшәбез» дигән сүз фәрештәләрнең күктә яшәвенә ишарә.
Аларның исәбен Аллаһтан башка берәү дә белми. Коръәндә шулай диелә: «Раббыңның гаскәрен (шул исәптән фәрештәләрне) Аңардан башка һичкем белми» («Киеменә бөркәнгән» сүрәсе, 74:31).
Аллаһ рәсүленең (с. г. в.): «Кыямәт көнендә 70 мең тезген кидерелгән Җәһәннәмне китерерләр. Һәрбер тезгененнән аны 70 мең фәрештә тотып торыр», ‒ дигән сүзләре дә фәрештәләрнең күплеген дәлилли (Мөслим).
Коръәндә һәм Сөннәттә әйтелүенчә, кеше тормышында фәрештәләрнең әһәмияте зур. Бу хакта фикер йөртеп, аларның күплегендә янә берне инанырга мөмкин. Мәсәлән, ана карынындагы яралгыны хәстәрләп торган фәрештә бар, ди. Һәрбер кешенең гамәлләрен ике фәрештә теркәп бара. Моннан тыш, кешене саклап йөргән, аңа үгет-нәсыйхәт биреп һәм туры юл күрсәтеп торган фәрештәләр дә була.
Коръәндә һәм хәдисләрдә кайсыбер фәрештәләрнең исемнәре хәбәр ителә. Мәсәлән: Җәбраил, Микәил, Исрафил, Мәлик, Ризван, Мөнкәр һәм Нәкир, Һарут белән Марут.
Кыямәт көнендә фәрештәләр дә бөтен җан ияләре кебек үк үлем татыячак.
Кыямәт көне җиткәнгә кадәр фәрештәләр үләме, юкмы икәнлеге мәгълүм түгел. Бу хакта Коръәндә дә, Сөннәттә дә хәбәр ителми.