Барлык яңалыклар
Иман нуры
27 март 2020, 14:20

Көннәрнең иң бөеге

Җомга көнне нәфел уразасы тоту хупланамы?

«Җомга» сүзе – гарәп телендә «җәмәга» сүзеннән. Ул «җыйды», «берләштерде» дигән мәгънәләргә ия. Бу көн кешеләр җомга намазын укырга мәчеткә җыелганнары өчен шулай аталган диюче галимнәр дә бар. Исламда көннәрнең иң бөеге дип Җомга көне танылган. Атналык бәйрәм булганга күрә, бу көндә нәфел уразасы тоту мәкруһ (хупланмаган) гамәл булып санала.
Коръәндә хәтта ки «Җомга» сүрәсе бар. Аллаһ Тәгалә бу көн турында болай ди:
« 9. Ий мөэминнәр, әгәр җомга көн җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп, намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез! Ләкин мөселманнар җыелып намаз укыла торган җайда, бидгать гамәлләр булмаска, Коръәннән вәгазь сөйләнергә һәм Коръән хөкемнәре йөртелергә тиешледер.
10. Әгәр җомга укылган җайда вәгазь сөйләнеп, намаз укылып тәмам булса, эшләрегезгә, сәүдәләрегезгә таралыгыз җир өстенә, вә Аллаһуның юмартлыгыннан дөнья вә ахирәт кирәк нәрсәләрегезне таләп итеп, кәсеп итегез һәм Аллаһуны даим зекер итегез, шаять, Аллаһ газабыннан котылып, мәңгелек бәхеткә ирешерсез!»
(«Җомга» сүрәсе, 9–10нчы аятьләр).
Җомга көненең фазыйләтләре турында хәдисләр байтак:
«Ул көнне атагыз Адәмнең балчыгы кеше кыяфәтенә кертелеп җыелды. Ул көнне дөнья бетә һәм ул көнне кешеләр каберләреннән чыгалар. Ул көннең ахыргы өч сәгатендә кеше Аллаһка дога кылса, аның догасы кабул була» (Ибн Мәрдәвәйһ).
«Айларның иң зуры – Рамазан ае, ә көннәрнең иң зуры – Җомга көне» (Табарани).
«Дөреслектә, бу көн – бәйрәм. Аллаһ аны мөселманнарга билгеләде. Кем дә кем җомгага барса, госел алсын» (Ибн Мәҗәһ).
«Кояш чыккан иң хәерле көн – Җомга көне. Ул көнне Адәм яратылды, ул көндә Җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә Җомга көнне булачак» (Мөслим).
«Әгәр дә бер мөселман җомга көнендә яки төнендә үлсә, Аллаһ аны кабер газабыннан саклаячак» (Әхмәд, Тирмизи).
«Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шулвакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһтан берәр хәерле нәрсә сораса, Ул аңа аны бирәчәк» (Бохари).
«Кемдә кем Аллаһка һәм Кыямәт көненә ышанса, аңа җомга көнне җомга намазын уку тиешле. Мәгәр авыру кешегә, яки мосафирга, яки хатын-кызга, сабый балага, кол кешегә бу намаз мәҗбүри түгел. Кемдә кем күңел ачу яки сату-алу белән мавыгып җомгага бармаса, Аллаһ ул кешедән баш тарта. Чынлыкта, Аллаһ беркемгә мохтаҗ булмаучы, макталучы Зат» (Дәракутни).
(Интернет чыганаклардан.)
Читайте нас: